Дини әти-әниләре тарафыннан катгый тәрбия алган егет бердәнбер кагылачак хатын-кыз аның булачак никахлы хатыны икәнен билгеләп куя. Шуңа ул кызлар белән очрашып, сөйләшеп, дуслашып йөрсә дә, бер тапкыр үбешми дә.
Булачак тормыш иптәшен ул дини лагерьда очрата. Күңелен яулаган кызга тәкъдим ясауны озакка сузмый.
Ләкин туйга берничә көн кала кыз серен чишә: туйда туганнары, дуслары алдында гомерендә беренче тапкыр үбешүдән ул бик курка һәм ояла икән. Дэниэл “сына”: туй алдыннан алар тауларда романтик очрашу оештыра һәм үбешү буенча тәҗрибә үткәреп карый. Шуңа инде туй көнендә барысы да шома үтә.