+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Мая 2018, 08:13

Им-томчы кибет талаган

Екатеринбург шәһәренең “Монетка” кибетен им-томчы ир талаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сатучылар әйтүенчә, кибеткә урта яшьләрдәге ир кереп, 100 сум акчаны ваклап бирүләрен үтенә.

Бу вакытта кибетнең калган эшчеләре урамда товар бушаткан була.

Сатучы акчаны ваклаганда ир аның белән әңгәмәләшүен дәвам итә.

Им-томчы чыгып китеп, берникадәр вакыттан соң гына сатучылар, үз аңына килеп, кассада акча югалуын күрә.

Полиция хезмәткәрләре бу серле ирне эзләүне дәвам итә. Әмма җинаять шаһитлары аларга ярдәм итә алмый, чөнки бу вакыйга турында бер ни дә хәтерләми.