5 майда Башкортстан дәүләт филармониясенең зур залында чагу чара үтте – Бакалы районы вәкилләре үз казанышларын тәкъдим итте. Чара районның иҗат коллективлары башкаруында музыкаль һәм хореография, шулай ук күренекле якташларның чыгышлары белән үрелеп барды. Фойеда район казанышларын һәм бай тарихын, уңышларын күрсәтүче күргәзмә эшләде.
Республикада лидерлар сафында булган Бакалы кулланучылар кооперациясе күргәзмәнең үзәген тәшкил итте. Алар колбаса, икмәк, макарон, кондитер эшләнмәләре һәм, әлбәттә, район бренды – Бакалы лимонадын тәкъдим итте.
Күргәзмәдә, шулай ук, мәгариф, авыл хуҗалыгы бүлекләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, Балалар сәнгать мәктәбе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет үз экспозицияләрен тәкъдим итте.
Бүген Бакалы районы – 17дән артык милләт мәдәниятен берләштерүче төбәк. Районда урыс гармунын, чуваш такмакларын, татар җырларын ишетергә, мари биюләрен күрергә һәм башкорт милли ризыкларын тәмләп карарга мөмкин. Биредә төрле конфессия һәм милләт вәкилләре тату яши. Күпчелекне керәшеннәр тәшкил итә. Бу халыкның тарихы турында тирәнрәк белү, аларның мәдәниятен саклау һәм тергезү максатында 1998 елда Бакалыда Керәшеннәрнең милли-мәдәни үзәге булдырылды. Шуңа күрә экспозицияләрнең берсенең шушы халыкка багышлануы очраклы түгел.
Бәйрәм кунакларын – табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыевны, Русия Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллинаны, “Якташлар” җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Равил Кәримовны “Сөнәкәй” фольклор ансамбле җыр-биюләр белән каршы алды.
Экспозицияләр белән танышканнан соң, кунаклар һәм тамашачылар концерт программасын карады. Анда Гражданнар сугышы, илне тергезү еллары, якташларның Бөек Ватан сугышында катнашуы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Шулай ук, якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Фәйзулла Әһлетдинов, Афанасий Карманов, Талип Нуркаев, Михаил Петров, Михаил Соколов, Василий Утин; Дан орденының тулы кавалерлары Яков Костин, Степан Туснолобов, Василий Варфоломеев, Виктор Зотовның исемнәре аталды.
Район халкы легендар якташлары турында истәлекне кадерләп саклый. Алар арасында Чехословакия герое Даян Мурзин һәм Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев та бар.
Күренекле якташларыбызның спорт, мәгариф, медицина, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендәге казанышлары белән горурланабыз. Чарада Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мәхәммәдиева, “Мирас” фольклор ансамбле солисты Илшат Шәйхуллин, Башкортстан дәүләт филармониясе артисты Рифат Шәрәфетдинов чыгыш ясадылар.
Бакалылыларның шатлыгын уртаклашырга спортча атлау буенча тугыз тапкыр дөнья чемпионы, районның шәрәфле шәхесе Әгълә Кучумов, Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев, “Башкомснаббанк” рәисе советнигы З. Мәрданов килде.
1999 елда “Якташлар” берләшмәсе оештырылды. Аның максаты – көнүзәк проблемалар һәм мәсьәләләрне хәл иткәндә берлектәге эшчәнлекне координацияләү өчен Бакалы районыннан чыккан кешеләрне берләштерү. Бүген дә якташыбыз, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Наил Баһаветдинов җитәкчелегендәге берләшмә уңышлы эшләп килә.
Бәйрәм матур үтте. Күпләрнең хушлашасы килмәде, чөнки Бакалы районында туып-үскәннәр һәм үз язмышын район белән бәйләгәннәр өчен ул – кече Ватан. Кеше кайда гына яшәмәсен, язмыш аны кая гына ташламасын, ул туган җирен онытмаячак. Бәйрәмгә килүчеләр нәкъ шундый фикердә калды.
Район хакимияте башлыгы Александр Андреев чарада катнашучыларга, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде, бәйрәм белән котлады һәм эстафетаны Балтач районына тапшырды.
Эльвира Шәйхразиева.