+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Мая 2018, 07:38

Ә син балаңны йөзәргә өйрәттеңме?

Җәй җитә. Халык су буйларына ял итәргә чыга. Бала-чага да өлкәннәрдән калышмый. Сулыкларда бәла-казага тарымасын дисәгез, балагызны йөзәргә, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтегез.

title
Әлеге җәһәттән Борай районында мәктәп укучылары белән "Йөзә беләм" акциясе оештырылды.

Чарада 1-3 сыйныф укучылары катнашты. "Океан" бассейнында остазлары аларга суда хәвефсезлек кагыйдәләрен җентекләп аңлатты, батып баручыга ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәтте. Йөзү буенча бәйге дә узды. Җиңүче балаларга бүләкләр тапшырылды.