- Республикадан 450дән күбрәк укучы быелгы уку елында оештырылган олимпиадаларда катнашты. Белем – һәр нәрсәнең нигезе, аңа гомер буе омтылырга кирәк. Аеруча балачакта белемгә тартылу көчле булырга тиеш, - диде Рөстәм Хәмитов укучыларга.
“Гагарин кубогына” республиканың 7 укучысы лаек булды. Мәртәбәле бүләкләнүче иң яшь укучы Яна Арсланова Октябрьский шәһәрендә яши, 2нче сыйныфта укый.