+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Мая 2018, 08:24

Игътибарсызлык нәтиҗәсе — алты гомер!

Авыргазы районында коточкыч авария булган.Уфадан Ырынбурга юлланучы “Лада-Ларгус” автомобиле үзенең алдыннан барган экскаваторга килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә алты кеше һәлак булган. Шуларның өчесе — хатын-кыз.

Добавить в предпочтительные источники Google

“Лада” шоферы таксист булып эшләгән һәм, Уфадан кешеләр җыеп, Ырынбурга кайтып барган, дигән фараз бар. Ә менә аның ни сәбәпле акрын хәрәкәт итүче тракторга килеп бәрелүе барысы өчен дә табышмак булып кала.