-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Май 2018, 09:30

Урал таулары аша – Сочига!

Шул максат белән юлга чыккан ике үсмерне Учалы районында полицейскийлар һәм волонтерлар ике көн буена дөнья бетереп эзләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Баксаң, алар өйләреннән палатка, рюкзаклар, балта, мылтык һәм хәтта пималар алып, Урал таулары аша Сочига барырга җыенган икән. Качкыннар, бер урманны үтеп, дача поселогына килеп чыга һәм анда берсе, елый-елый кесә телефоны сорап алып, әнисенә шалтырата.

Ни өчендер дуслар паспортларын белән кесә телефоннарын өйләрендә калдыра. Алар үзләрен экстремаль шартларда сынап карарга булган, ахрысы. Ләкин буыннары сыеграк булып чыккан.