Ул үзен бары тик балачагында, әти-әнисе исән чакта һәм яшьлегендә генә бәхетле булган, дип саный. Ә аны бик катгый тәрбияләгәннәр, мәктәпкә йөрергә дә рөхсәт итмәгәннәр. Шуңа Коку бүген дә укый-яза белми.
Әбинең сүзләренә карганда, гомерендә ниләр кичерергә туры киләчәген алдан белсә, ул яшь чагында ук үләргә теләр иде. Үзе беркайчан да озак яшәргә теләмәгән, күп эшләгән, ничек туры килә, шулай тукланган.
“Барысы да Ходай кодрәте белән”, – ди ул. Әбинең оныгы Иляс Абубакаров аның сәламәтлеге яхшы булуын әйтә, соңгы вакытта күзләре генә начар күрә башлаган.
Коку Истамбулованы бер дә ялгыз, дип булмый, аның биш оныгы һәм уналты туруны бар.