Кече бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең күптөрле механизмнары бар. Әмма ул ярдәм һәркайда да тиешле дәрәҗәдә түгел һәм һәр теләгән малтабар ярдәмгә өмет итә алмый. Дәүләттән акчалата яисә салым ташламалары аша ярдәм алу процедуралары баш җитмәслек катлаулы. Төрле дәрәҗәдәге власть органнары бу юнәлештә малтабарларга ышанычлы таяныч булырга тиеш.
Бу уңайдан Бакалы районы тәҗрибәсе игътибарга лаек.
Районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итү буенча муниципаль максатлы программа кабул ителгән иде. Шуны тормышка ашыру максатында 2017 елда, әйтик, 4 малтабарлык субъектына 1 миллион 493 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Гомумән, соңгы тугыз ел дәвамында, төрле программалар аша районның 122 кече һәм урта предприятиесенә барлыгы 18 миллион 559 мең сумлык ярдәм оештырылды. Әйтергә кирәк, тулысынча аграр төбәк саналган район өчен бу — яхшы күрсәткеч.
— Бүгенге көндә районда 496 малтабарлык субъекты эшли, — ди Бакалы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Юлай Зыязетдинов. – Бу һәр мең кешегә 19 малтабарлык субъекты туры килә дигән сүз. Райондагы эш көчендәге кешеләрнең 46,44 проценты шушы кече һәм урта бизнеста эшли. Әйтергә кирәк, малтабарлар икътисадның барлык тармакларында да хезмәт сала. Аеруча авыл хуҗалыгында, сәүдә һәм җәмәгать туклануында, төзелеш һәм эшкәртүдә, хезмәт күрсәтүдә алар нәтиҗәле эшли. Урындагы бюджетта кече бизнес субъектлары өлеше узган ел 20,7 процент тәш-кил итте. Малтабарлар ярыйсы ук актив инвестиция эшчән-леге алып бара, җитештерүне киңәйтүгә, төп фондларны яңартуга юнәлеш тота.
Күренүенчә, Бакалы районының малтабарлык тармагы буенча гомум күрсәткечләре (субъектлар, эшләүчеләр саны һәм салымнар күләме) республиканыкыннан югары. Әмма биредә дә проблемалар бар. Аларны хәл итү буенча хакимият тарафыннан, урындагы мөмкинлекләрне файдаланып, шактый эш башкарыла. Тик проблемаларның районның гына көче җитми торганнары да бар. Шул ук кредит ресурсларыннан файдалану булсын, салымнар сәясәте булсын – болар барысы да үзәктән көйләнә. Мәсәлән, соңгы вакытта федераль үзәкнең малтабарларга салымнар һәм түләүләрне арттыруы нәтиҗәсендә шушы районда гына кече бизнес субъектлары 284кә кимеде. Бу, үз чиратында, казнага салымнар күләме азаю, халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү дигәнне аңлата.
Президент Путин күптән түгел билгеләгән кичектергесез социаль-икътисади чаралар исемлегендә малтабарлык та бар. Чөнки, статистика күрсәткәнчә, ил буенча малтабарлак субъектларының яңа теркәлгәннәренә караганда, эшчәнлеген туктатканнары арта бара. Кичекмәстән тармакка ярдәм итү чаралары күрелмәсә, җәмгыятьтә социаль киеренкелек тууы ихтимал.
Идрис Сәетгалиев,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бакалы районы.