Бу хакта “Автостат-Инфо” тикшеренү компаниясе хәбәр итә. Компания мәгълүматларына караганда, республика Русия төбәкләре арасында яңа автомобиль сатып алу күләме буенча тәүге бишлеккә кергән.
Башкортстанда сатып алынган яңа җиңел автомобильләр санының артуын “Беренче автомобиль” һәм “Гаилә автомобиле” дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән бәйлиләр. Бу очракта машинаны ташлама белән сатып алырга мөмкин.