– Алты ел дәвамында лагерь яшьләр тормышындагы мөһим вакыйгага әверелде, – диде аны ачу тантанасында Михаил Бабич. – Биредә яшьләргә спортта көч сынашу, сәләтләрен күрсәтү, белемнәрен камилләштерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Сайлап алу ярышларында төрле төбәкләрдән 12 мең спортчы катнашты. Шуларның 700е бәйгенең финал өлешендә катнашу хокукын яулады. Чара яшьләргә үсү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Иң мөһиме – “Туриада” төбәкләр, муниципаль берәмлекләр җитәкчелегенә, туристик клубларга туризмны үстерергә этәргеч бирә. “Туриада” спорт кына түгел, ул кече Ватанны, туган як тарихын өйрәнү дә. Шул ук вакытта, спорттагы күрсәткечләр дә игътибарга лаек. Спорт мастерлары, спорт мастерлыгына кандидатлар дүрт тапкыр артты. Катнашучылар меңнәрчә тапкырга ишәйде, туризм белән шөгыльләнүчеләр дә артты. Монда килүчеләрнең дуслашып, бер-берсе белән аралашып яшәячәге дә мөһим.
Михаил Бабич лагерь белән танышты, стендларны карады һәм яшьләр белән якыннан аралашты.
Быел “Туриада”да катнашучылар велосипедларда узышты, суда һәм җәяүле дистанцияләрне үтте. Лагерь программасы кысаларында спорт туризмы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге оештырылды. Һәр катнашучы спорт мастерлыгына нормативлар тапшыра алды.
Мәдәни-өйрәнү программасы кысаларында “Яратам сине, Идел буе” видеоконкурсы, “Идел буе федераль округындагы иң яхшы төбәкара туристик маршрут эшләнмәсе”нең исем туе, “Йөрәкләр музыкасы” автор җырлары конкурсы һәм туристик темага брейн-ринг үтте.
Бәйге киеренке көрәштә үтте. Спорт туризмы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә призлы урыннарны Татарстан, Марий Эл республикалары, Пермь крае командалары бүлеште. “Туриада-2018” бәйгесенең команда беренчелегендә Башкортстан өченче урынны яулады. Беренче-икенче урыннарда – Пермь крае белән Саратов өлкәсе командалары.
Проект гамәлгә ашырылган чорда спорт туризмы белән шөгыльләнүчеләр саны 79 меңнән 91 мең кешегә җиткән.
12 мең яшь кеше язмышын мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы спорт белән бәйләгән. Киләчәктә бу санның тагын да артачагы көн кебек ачык. Чөнки хәзер Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да туризм тармагы үсеш кичерә. Яңа тармакка белгечләр таләп ителә. Шул ук вакытта, туган якта ял итүне чит илгә чыгудан якын күрүчеләр ел саен арта.
Айдар ЗӘКИЕВ.