+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Мая 2018, 09:29

Хатында акча бер букча!

Америка белгечләре ир белән хатынның хезмәт хакы күләменең гаилә мөнәсәбәтләренә йогынтысын өйрәнгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алар әйтүенчә, бик күп гаиләдә азрак эш хакы алган ирләрне хатыннары кирәгенчә хөрмәт итми. 2015 елда бу илдә яшәүче гүзәл затларның 38 проценты ирләренә караганда күбрәк акча эшләгән. Шуларның күбесе аерылышкан.
Бүген исә америкалылар бу тикшеренүләрне яңадан кабатларга уйлый, чөнки социаль челтәрләрдә моңа кагылышлы бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Кемдер, кешенең кесә калынлыгы мөнәсәбәтләр белән бәйле түгел, дип белдерсә, икенче төркемгә караучы хатын-кызлар азрак эш хакы алган ир-егетләр янында үзләрен уңайсыз тоя икән.
Ничек кенә булмасын, ир-егет гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә тиеш, дигән борынгы караш актуальлеген югалтмый.