+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Мая 2018, 10:24

Сугыш чукмарлары, тынычланыгыз!

Күршеләренә комачаулаучылар җәзага тарттырылачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада депутатлар гауга өчен җавапка тарттырылучы кешеләрнең исемлеген киңәйтү турындагы документлар белән Дәүләт җыелышы-Корылтайга мөрәҗәгать иткән. Җәмгыятьтәге тәртип өчен җаваплы ведомствоара эшлекле төркем гаиләсенә генә түгел, күршеләренә дә тавыш, кул күтәрүче гаугачыл гражданнарны җавапка тарттыру башлангычы белән чыкты.

Статистика мәгълүматларына караганда, административ протоколлар саны елдан-ел үсә. Узган елда гына 1402 көнкүреш низагы теркәлгән. Шул сәбәпле, Уфа депутатлары гаиләсенә, күршеләренә карата ямьсез кыланган кешеләргә җәза бирү идеясен күтәреп чыкты. Алар фикеренчә, һәр хокук бозу очрагы өчен җәза булырга тиеш.

Сугыш чукмарлары, гаиләдә тавыш чыгарудан, күршеләр белән талашудан тәм табучылар, тынычланыгыз! Югыйсә, закон алдында җавап бирүегез ихтимал!