Хәзер аның йөрәге, бөерләре, ашказаны асты бизе, тән тиресе, сөяк тукымасы, күз алмасы боларга мохтаҗ кешеләргә күчереп утыртылачак. Шул рәвешле, кыз 15 кешенең гомерен коткарачак.
Коточкыч диагноз куелып, нибары алты атна үткәннән соң үлеп киткән кызның әнисе аңа баласының органнары шулкадәр кешене коткара алуы гына ниндидер юаныч бирә, дип белдергән. Ул, ата-ана балалары белән бәләкәй чакларыннан ук органнар донорлыгы турында сөйләшергә тиеш, дип исәпли.