+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Июня 2018, 12:27

Дүрт кешене алдаган

Уфа шәһәре Прокуратурасы 68 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепле дигән нәтиҗәне раслады. Ул Русия Җинаять кодексының 159нчы мәддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять (гражданга зур зыян китергән караклык) кылган өчен гаепләнә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гаепләнүче 2014 елда, “АСС” һәм “Достояние” җәмгыятьләре җитәкчесе буларак, “Авито” сайтында әлеге фирмалар тарафыннан Жилино һәм Карпово поселокларында җир участоклары сату турында игълан итә.
Сатып алырга теләүчеләр белән ул җир участокларын милеккә рәсмиләштерү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзи һәм аванс ала. Арытаба зыян күрүчеләргә тиешле кәгазьләрне тапшыра, җир участокларын сатып алу буенча аукцион үткәрелү турында хәбәр итә һәм башкача элемтәгә чыкмый. Нәтиҗәдә, дүрт кеше зыян күрә, аның гомум күләме 1,7 миллион сум тәшкил итә.
Гаепләнүче гаебен танымый.
Җинаять эше Уфаның Октябрь районы судына тикшерүгә җибәрелгән.