+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Мая 2018, 21:00

Ләгънәт безгә түгел, алиментчыга булсын!

Җәйге каникуллар алдыннан суд приставлары алиментчыларга карата аеруча аяусыз.Уфада бер юньсез ата балигъ булмаган балаларына 11 миллион сум алимент тиеш. Бурыч ирнең элекке эшендә күп акча эшләп алу нәтиҗәсендә шулкадәр күләмдә җыелган. Башкала суд приставлары аңа йогынты ясау юлын тапкан: чит илгә чыгуына киртә куйганнар, фатирын саттырмаганнар, шулай ук 7 мең данә кыйммәтле кәгазь һәм акцияләренә арест салганнар. Шуннан соң гына ваемсыз ата акылына килгән. Әле ул бурычының бер өлешен түләгән, калганы ведомство белгечләренең катгый контролендә тотыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада алимент буенча бурычлылар саны – 21 мең кеше. Гыйнвар-апрельдә бу сан 28 815 булган. Шуларның 600е сабыйларына берничә йөз мең сум акча тиеш. Әлеге фактларны журналистлар белән очрашу вакытында Федераль суд приставлары хез­мә­тенең Башкортстан буенча ида­рәсе җитәкчесе Илнур Мәхмүтов китерде. Ул бүгенге алиментчыларны шулайрак тасвирлады: аларның 80 проценты уртача 30-42 яшьләрдә. Өч алиментчының яше 66дан узган. Яртысының рәсми эше юк. 15 проценты – хатын-кызлар. 16 проценты – юньсез тормыш рәвеше алып баручы, ягъни бомж, алкоголик яисә начар авыруга таручы.
– Әгәр дә сезнең алимент буенча бурычыгыз бар икән, иң элек рәсми эшкә урнашыгыз, аннары бу хакта суд приставына хәбәр итегез. Шул очракта бик күп кү­ңелсезлекләрдән котылырсыз, иң элек бурыч артудан, – ди Илнур Әнвәр улы.
Ул белдергәнчә, бу юнәлештә проблемалар шактый: эш урыныннан алиментны тотып калуда авырлыклар күзәтелә, акча күчерү буенча еш кына тоткарлыклар була, бурычлар хата белән исәп­ләнә. Хәзер законнар үзгәрде, алиментны эш бирүчеләр үзләре индексларга тиеш, шуңа күрә ап­рельдә әлеге идарә респуб­ли­каның барлык районнарында бухгалтерлар өчен түләүсез семинар­лар оештырган, аларны бу юнә­лештә ничек эш итәргә өйрәткән.
Бу җәһәттән күрелгән чара-лар­ның нәтиҗәлелеге турында шул факт та сөйли: алиментка би­рүчеләр үзләре документларны башкарудан кире ала башлаган. Димәк, яклар баланың яшәешен тәэмин итү мәсьәләсен тыныч юл белән хәл иткән: алиментчы я торакның бер өлешен балага яздырган, я автомобилен биргән һ.б.
Берничә тапкыр кисәткәннән соң да алимент түләмәүчеләр административ җаваплылыкка тарттырыла. Бу очракта инде бурыч­лыларның 40 проценты алимент акчасын түли башлый, эшкә урнашу хәстәрен күрә.
Гомумән алганда, республика халкының банкларга, идарә итү компанияләренә һәм салым хез­мәтләренә 88 миллиард сум бурычы җыелган. Шуларның 44 миллионы – ЮХХДИ штрафлары буенча бурыч. Гомумән, бу төр штрафлар, узган елның шушы чо­ры белән чагыштырганда, 67 процентка арткан. Кузгатылган башкару эшләренең яртысы диярлек ЮХХДИ штрафларына кагыла.
Милек салымнары буенча башкару документларын тутыру арта. Бу салымнарны ирекле түләү вакыты узган елның 1 декабрендә чыкты һәм салым органнары таләпләрен санга сукмаган гражданнар суд приставлары хезмәте белән аралашырга мәҗбүр.
– Атна саен салым органнары белән берлектә акция үткәрелә. Нигездә, автомобильләр тартып алына, аэропорт, тимер юл вокзалында кызу эш бара, без кемнең кайда һәм кайчан билет сатып алганын беләбез. Оператив төр­кемнәрнең “Мобиль эзләү” ку­шым­­тасы белән эше җайга салынды. Бу – хезмәткәрнең телефонына гражданның автомобиль номеры фотосы буенча бурычы булу-булмавын ачыклау өчен куелган автоматик система. Ләкин төшенкелеккә бирелергә кирәкми, салымнарны үз теләгегез белән түләгез, салым хезмәтенеке белән чагыштырыгыз һәм чикләүләр һәм арестлар юкка чыгачак, – ди Илнур Мәхмүтов.
Быел Суд приставлары идарә­сенә барлык категория бурычларны кайтару буенча да нәтиҗә­ләр­не яхшыртырга мөмкин бул­ган. Гомумән алганда, 6,4 миллиард сум бурыч кайтарылган, бу, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 300 миллион сумга артык.
– Әгәр дә вак суммалар белән вакыт әрәм итәсе булмаса, нәтиҗә тагын да яхшырак булыр иде, – ди Идарә җитәкчесе. – Шуңа күрә 3 мең сумга кадәр бурычлары булып, аны вакытында түләмәү­че-ләргә без аяусыз: алардан ким дигәндә 1 мең сум тәшкил иткән башкару җыемы алына. Шуңа да акчаны үзаллы түләргә ашыгыгыз. 107 миллион сум башкару җые­мының яртысыннан күбрәге вак күләмдә бурычы булучылардан алынган.
Милеккә арест салу һәм аны сату, транспорт белән идарә итүне һәм чит илгә чыгуны чикләү, административ һәм җинаять җавап­лы­лыгына җәлеп итү – әлеге хез­мәт эшчәнлегенең төп ысуллары.
– Шуларның иң авыры – бурычлыларны торакларыннан чыгару, – ди Илнур Мәхмүтов. – Аларның күпчелеге ипотека бурычын түли алмый. Быел шундый 40 гаиләне фатирларыннан чыгардык. Мондый очракларда бик сак эш итәргә тырышабыз. Безгә ләгънәт укучылар да бар, әлбәттә. Ләкин без суд карарын үтәүчеләр генә, безнең бурычыбыз шундый.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.