+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Июня 2018, 07:58

Евросоюз чиген законсыз үткән сыерга хәвеф яный

Болгариядә гомер кичерүче "Пенка" кушаматлы сыер май уртасында, нишләптер, хуҗасыннан кача да, 20 километр үтеп, Сербия белән чикне үтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ике атна үтүгә Сербия фермеры малкайны хуҗасына кайтара. Хәзер чикне законсыз үткән сөтлебикәне җәза рәвешендә мәңгелек йокыга талдырырга уйлыйлар. Чикне законлы үтү өчен мал хуҗасында сыерының сәламәтлеге хакында сертификат булырга тиеш. Кызганыч, Пенка, нишләптер, үзе белән документларын алмаган. Хуҗасы сыерның чикне ничек беркемгә дә күренмичә үтә алуына һаман да ышана алмый һәм бичара малкайның гомерен коткарырга тырыша...