-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Июня 2018, 06:51

Кая киттең, Диана?

4 июньдә Уфаның Икътисад колледжында укучы 17 яшьлек Диана югалган иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Көндез ул шалтыратучыларның телефонын алмый, ә кичтән телефон инде сүнгән була. Инстаграмда кыз “Пока” дигән язу белән фотосын урнаштырып калдыра...
– Без аның өчен нык борчылабыз. Күптән түгел генә әтисен югалтты. Аны бик ярата иде, юксына, депрессиягә бирелде, – дигән аның бер туганы ул көнне.
Кызганычка каршы, кичә Диананың гәүдәсе башкаланың Җиңү паркында табылган. Әле вакыйга урынында тикшерү төркеме эшли. Экспертиза бу үлемнең сәбәбен ачыклаячак. Кайбер мәгълүматлар буенча, кыз үз-үзен үтергән булырга мөмкин.