Себердә Сабантуй гөрләде
Ноябрьск шәһәрендә 17 июньдә гөрләп Сабантуй үтте. Менә 20 елдан артык инде һәр ел төрле милләт кешеләре дуслык бәйрәменә җыела. Балалар өчен – "Бәхетле балачак" мәйданы, өлкәннәр өчен тирмәләрдә милли уеннар, биюле-җырлы конкурслар оештырылды. Ул кул эшләре дисеңме, ул түбәтәй ясау дисеңме – теләгең генә булсын, барысы да бар иде. Хәтта яңгыр да комачаулый алмады.Ә инде иң көчле көрәшчегә – сабантуй батырына – бәрән тапшырылды.
title