Бәйрәмнең рәсми өлеше Маядык авылының данлыклы улы, берничә ел элек мәрхүм булган композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мефодий Петров иҗатына багышланды. Аның истәлегенә мәрмәр тактаташ ачылды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә тамашачылар мари халкының милли ашлары, кул эшләре күргәзмәсе белән танышты.
Чара көнозыны дәвам итте. Җыр-бию белән хозурланып, халык уеннарында катнашып, яше-карты кинәнеп ял итте.