"Түгәрәк өстәл"не Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты аппаратының баш белгече Рәйсә Күзбәкова алып барды. Чарада Йомабикә Ильясова, Равил Бикбаев, Хәсән Назар, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Гыйльманов, Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Лариса Абдуллина, Данил Салихов, Зәки Әлибаев, Фәния Габидуллина һәм башка билгеле язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясады. "Үсеп килүче буын үз туган телен, иң беренче чиратта, гаиләдә, аннары балалар бакчасында өйрәнергә тиеш, мәктәпләрдә туган телләрне укытуның сүлпәнәюенә юл куярга ярамый", - дигән фикер сызык өстенә алынды,