+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Июня 2018, 11:15

Хәрби Дан аллеясы ачылды

22 июньдә - Кайгы һәм хәтер көнендә - Дүртөйле шәһәрендә Хәрби Дан аллеясын ачу тантанасы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге аллея Дүртөйле халкының горурлыгы булган өч Бөек Ватан сугышы яугире, Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшковның, Дан орденының тулы кавалерлары Зиннур Зариф улы Зариповның һәм Степан Сергеевич Туснолобовның һәйкәлләрен берләштерә.

Хәрби Дан аллеясы ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан, аның авторы - Фәрит Галләмов.

Миләүшә Латыйпова фотосы.