– 1944 елның 13 июлендә фронтка озаттылар. Беренче Украина фронты составындагы 441нче полкның автоматчылар взводында хезмәт иттем. Сугыш ахырынача пехотада булдым, – ди Николай Миронович.
Озын сугыш юллары үтеп, Җиңү көнен Дрезденнан ерак түгел шәһәрчектә каршылый ул.
— Шатлык эчкә сыймый. Хисләр ташып ургыла, – дип хәтерли ветеран. – Автоматлардан атарга керештек. Җиңү! Никадәр югалтулар, кан-яшь аша яуланды бит ул. Фронтташ дусларның күпмесе һәлак булды. Барысы да истә...
Николай Судничников өчен хәрби хезмәт сугыштан соң да дәвам итә. Ташкентка офицерлар әзерләүче курсларга юллама ала егет. Хәрби авиацияне хезмәтлән-дерү өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын үти. Гомерлек тормыш юлдашын да шул якларда очрата. Шәфкать туташы Люба белән язмышларын бәйли алар. Менә 70 ел, кулга-кул тотынышып, куанычын-хәсрәтен бергә уртаклашып-бүлешеп, һәрдаим бергә атлый гүзәл пар.
Октябрьский шәһәренә 1950 елда килеп төпләнә Судничниковлар. Гаилә башлыгы байтак еллар газ-нефть тармагында намуслы хезмәт куя. Бер үк вакытта нефть техникумында, институтында белем ала, җәмәгать тормышында кайный. Николай Миронович шәһәр Ветераннар берләшмәсе эшендә актив катнаша. Еллар аңа киртә түгел, һәрчак алдынгы сафта тынгысыз якташыбыз!
Ветеранның фидакарь хезмәте бәһасез калмый, билгеле. Николай Судничников – Октябрьский шәһәренең шәрәфле шәхесе. Аның күкрәген күпсанлы хөкүмәт бүләкләре бизи. Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгы, тыныч хезмәттә, җәмәгать тормышында яуланган уңышлары хакында анык сөйли алар. Өч орден, 30 медаль, бихисап мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары...
— Гадел, тырыш булды, ипле-тыныч, үтә җаваплы, ягымлы, игътибарлы. Эчү, тәмәке тарту белән, гомумән, мавыкмады. Бөтен кешегә ярдәмчел. Шуңадыр, дус-ишләре күп булды. Хәзер байтагы юк инде якты дөньяда... 70 ел бик тә бәхетле гомер кичердем сөекле ирем белән! Чын терәк, сердәшче-киңәшче ул миңа, — ди хатыны Любовь Васильевна.
Любовь яшьли сайлаган һөнәренә тугры калган. 40 ел шәһәр медсанчастендә шәфкать туташы булган.
— Озын гомерле гаилә бәхетенең сере нидә соң? — дип сорадым соклангыч пардан.
— Бәлки, ышанмассыз да, ныклап ачулашканыбыз, сүзгә килгәнебез юк. Ызгышлар гаиләне какшата. Шундый да күркәм яшәешне нилектән ямьсезләргә, бозарга әле?! Без хәтта аз гына әрепләшсәк тә икәүләп авырый башлыйбыз, – диләр, шаярту катыш, әңгәмәдәшләрем. – Гомумән, бер-береңә юл куярга өйрәнергә, үзара аңлашырга омтылырга кирәк.
Хуҗалар һичнигә зарланмый. Кызыксыну-мавыгу даирәсе шактый киң булу да сәбәпчедер моңа. Яңалыклар белән даими танышып баралар, укырга әвәсләр. Яшьләргә уңай мөнәсәбәттәләр.
— Сугыш хатирәләрен мөкиббән китеп тыңлыйлар, бихисап сорау бирәләр, – Николай Миронович канәгать елмая. – Укучы балалар, егет-кызлар белән очрашулар ошый миңа. Алмашчыларыбыз ил тарихына битараф түгел!
— Безгә элек-электән яшьләр еш килә, – дип дәвам итә хуҗабикә. Озак сөйләшеп утырабыз, ихлас аралашабыз. Күңелле алар белән. Николай Миронович әлегәчә “дүрт тәгәрмәчле дусты”ннан аерылмаган. “Москвич”ын һаман йөртә.
...Вакыт, бармаклар аша коелган комдай, ага да ага. Туктатырмын, беразга кичектерермен, димә. Заманалар үзгәрә. Бер буын икенчесен алмаштыра. Ләкин бәйләнешләр өзелми. Тарихыбыз уртак ич безнең. Утлы-өермәле, яшенле-давыллы, онытылмас-җуелмас хатирәләр аерым урын алган анда.
Иң мөһиме – һәммәбезгә азатлык китергән, ирекле көннәр бүләк иткән батырлар даны югалмасын. Йөзләр, меңнәр, миллионнар булып утка кергән Ватан солдатының якты истәлегенә тап төшермик!
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.