— Вил Динилович, нинди максатлар, кәефләр белән яши бүген авыл хуҗалыгы? Аграр предприятиеләрнең дә яңа мәшәкатьләргә әзерләнгән чагы җитте.
— Авыл тормышы һәр районда да бер үк төрледер инде ул. Бездә Сабантуйлар, республика күләмендәге зур чараларга бәйле, соңрак үткәреләчәк. Шуңа күрә авыл ихаталарында да, күмәк хуҗалыкларда да мал азыгы хәзерләү кампаниясенә әзерләнгән чагыбыз. Гадәттә, бездә бу мәшәкать атна-ун көнгә соңрак башлана.
Кәеф, дигәннән, һава шартлары гына бераз борчуга сала. Әмма безнең халык көннәр утырганны көтеп ята торганнардан түгел. Шәхси ихаталарда эш туктамый, ә басу эшләрен вакытында башкардык. Инде җылы яңгырлардан соң чәчүлекләр күтәрелеп китте.
— Районны тулысынча аграр дип кабул итәргә ярамыйдыр, гәрчә барлык 63 меңгә якын кешенең яртысы диярлек авылда яшәсә дә. Мәгълүматларга караганда, эре һәм урта сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр саны биш мең кешегә дә җитми. Ә аграр җитештерүне тәэмин итүчеләр нинди хәлдә? Хуҗалык итүнең кайсы категорияләре күбрәк?
— Район икътисадында агросәнәгать секторы мөһим тармак булып кала. Әлеге көндә биредә 650дән күбрәк кеше эшли. Ел башына теркәлгән мәгълүмат буенча, 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 70кә якын фермер хуҗалыгы һәм шәхси малтабар, 25 меңнән күбрәк шәхси крестьян ихатасы теркәлгән. Без инде аграр җитештерүдә узган елда ук тармакта һәр эшче тарафыннан елына 1,8 миллион сумлык продукция җитештерү күләмен узып киткән идек. Республика районнары арасында бу яхшы күрсәткеч. Авыл хуҗалыгында узган елда уртача айлык эш хакы 15 мең сумнан күбрәк булса да, безнең өчен ул азрак. Әйткәндәй, 2016 елдагы белән чагыштырганда, үсеш 60 процентка күбрәк булды.
Әлбәттә, районда игенчелек тармагы өчен табигый шартлар әллә ни уңай түгел. Мин моны барлык мәйданның 50 процентын, ягъни 120 мең гектардан күбрәк җирләребезне, урманнар алып торуы белән генә аңлатырга теләмим. Электән без игенчелек белән мактана алмадык. Шулай да узган ел, ашлык үстерүчеләр өчен ничек кенә уңайсыз килсә дә, тулай җыемны 25 мең тоннадан арттырдык. Уртача уңыш 20,5 центнер тәшкил итте. Болары да Иглин төбәге өчен начар түгел.
Кайсы категорияләр өстенлек ала, дигәндә, фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар саны арта. Әлбәттә, күмәк аграр предприятиеләр кимүгә бара. Хәтерегездәдер, республикада фермерлык хәрәкәте башлангач, иглинлеләр аңа бик актив кушылды. Моның объектив сәбәпләре дә булгандыр, дип уйлыйм. Игенчелек өчен уңдырышлы зур мәйданнар аз, башкала терәлеп үк тора. Эшкуарлар мондый мөмкинлектән бик оста файдаланып калды. Ни дисәң дә дәүләт ярдәме ул чорда бик чамалы иде, элекке колхозларны саклап калу авырлашты. Бәлки, аграр сәясәтнең мондый юнәлеш алуы үзен аклый да торгандыр. Дөресен әйткәндә, бүген иң мөһиме — авылларны саклап калу, төрле милләт халыклары яшәгән 128 авылдагы крестьян ихаталарының социаль мәсьәләләрен хәл итү, яшәеш традицияләрен сүндермәү. Моның өчен халык эшле булырга тиеш, аграр хуҗалыкта көч салуы мөһим.
— Байтак еллар элек бер төркем аграр галимнәр, Иглин районында ашлык үстерү өчен уңай шартлар юк, шуңа да терлекчелеккә махсуслашырга тиешләр, дигән фикер белдергән иде. Сез әлеге фәнни тәкъдимгә ничек карыйсыз? Басучылыктан башка терлекчелекне үстереп буламы?
— Соңгы соравыгызны җавап рәвешендә әйтергә мөмкин. Әлбәт-тә, игенчелек азык-төлек, халык ихтыяҗы белән генә чикләнми. Басудан, ашлыктан башка мал азыгын ничек җитештерергә була соң? Ашлык үстерә беләбез. Быел бөртеклеләр 10 мең гектардан артты, шуның 1,8 меңе — уҗым культуралары. Быел, шулай ук югары табыш бирүче, аксымга бай культура мәйданнары да артты. Бишәр йөз гектарга горчица, җитен, йөзәр гектарда рапс, кукуруз һәм башка төрләрне чәчтек. Билгеле, аграр җитештерү алга киткән районнар белән чагыштырганда, бу бик аз. Әмма болар — үсешкә юл тотучы, базар ихтыяҗларын һәм мөмкин-лекләребезне исәпкә алып планлаштырылган эшләр.
— Әңгәмә башында иглинлеләрнең терлекчелектәге казанышлары байтак еллар элек республикада үрнәк итеп куелуын да телгә алган идек. Онытылган данны кайтару мөмкинлеге бармы?
— Алдагы соравыгызга да төгәл җавап биреп бетермәдем шикелле. Галимнәрнең ул чактагы фикере ни дәрәҗәдә фәнни нигезләнгән булгандыр — әйтә алмыйм. Әмма бүген район хакимиятенең аграр сәясәте шуннан гыйбарәт: терлекчелектә җитештерүне бары тик яңа технологияләргә нигезләнгән басучылык тармагы нигезендә генә арттырып булачак.
Сүземне берничә сан белән дәлилләргә телим. Соңгы берничә елда гына да район хуҗалыкларында 10 ферма төзелеп сафка басты. Әлеге вакытта икесе әзерләнә. Соңгы биш елда төрле категориядәге хуҗалыклардагы 90 процент малны югары продуктлы савым сыерларына, терлекләргә алыштырдык. Токымлы малларны Дүртөйле, Илеш районнары хуҗалыкларыннан, Свердловск өлкәсеннән һәм Финляндиядән кадәр кайтарттык. Әйткәндәй, соңгылары безнең табигый шартларга тиз яраклашты, күз тимәсен, сөтне дә күбрәк бирә. Гомумән, соңгы биш ел дәвамында савым сыерларының продуктлылыгы бер мең килограммга артты.
Шунысы да мәгълүм булсын: ит терлекчелеген үстерү буенча да зур бурычлар билгеләдек. “Красный Восход” предприятиесе канаты астында фермер 100 баш лимузин токымлы мал сатып алып симертә.
— Райондагы 16 мең чамасы малның биш меңгә якыны шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә икән, димәк, авыл ихаталарында да мал асрау мөмкинлеге бар.
— Мал, шәхси ихата – авылның яшәеш нигезе. Мал асраган кеше эшли, дөнья көтә, сәүдә итә. Төгәл генә исәбе юк, әмма һәр көнне дистәләрчә машина иртәнге сөт ризыкларын, итен, бакчада үскәнен җыеп, башкала базарларына ашыга. Монысы да яхшы. Димәк, кешеләр авылда яшәргә тырыша, сәүдәгәрлек шөгыле белән көн итә. Иглинлеләргә башкаланың якын һәм транспорт төрләренең уңай булуы аеруча отышлы.
— Вил Динилович, иглинлеләр якын елларда каз-үрдәк ите белән башкала базарын яулап алачак икән, дигән хәбәр дә йөри. Ул серне ачарга иртәрәк булмаса, якыннанрак таныштырсагыз иде.
— Сүз “Алтын кош” җәмгыяте турында бара торгандыр дип уйлыйм. Биш меңнән күбрәк каз асрыйбыз. Узган ике елда 6-7шәр тонна кош ите җитештерелде. Их-тыяҗ бар. Бигрәк тә башкалабыз-ның сәүдә нокталарында республика күләмендәге зур предприятие тәкъдим иткән каз һәм каз итеннән җитештерелгән продукцияләрдән гайре андый кош ите күренми. Димәк, көндәшлек тә әллә ни түгел дигән сүз.
Аннары, узган елда Франциядән 2,3 мең баш үрдәк сатып алып кайттык. Анысы махсус рәвештә бавыры өчен дә үстерелә. Хуҗалыкта ясалма орлыкландыру җайга салына, инкубатор сафка баса. Ышанам, Иглин аграрийларының данын күтәргән суган, бал янәшәсенә каз-үрдәкләре дә өстәлер.
— Аңлашылуынча, бүген авыл тормышындагы җанлылык сәүдә базарына да күчкән. Моны районда аграр сәясәтнең дөрес юнәлеш алуы һәм бер үк вакытта авыл җитештерүче-ләренең үз яшәеш-шөгыльләрен базар шартларына яраклаштыра белүе дип тә бәяләргә кирәктер. Аграрийлар шундый шартларда дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлекләрен ни дәрәҗәдә куллана?
— Дәүләтнең тәгаен бер максатны күз уңында тотмыйча бирелгән акчалары бүгенге шартларда үзен акламас иде. Республика җитәкчелегенең аграр сәясәттә соңгы елларда яңа юнәлеш алуы аеруча мөһим. Хәзер Хөкүмәт кесәсендәге акчаны саный белгәнне генә түгел, ә нәтиҗәле куллана белүчегә ярдәм итүне өстенрәк күрә. Шул ук кооперациягә керү проблемасын гына алыйк. Бездә бу эш уңышлы башланды. Гомумән, районда бигрәк тә фермерлар һәм шәхси малтабарларга җитештерүдә, сатуда көчләрне бергә тупларга кирәк.
Әйтергә кирәк, быел Хөкүмәт бүлгән акчаны ике транш рәве-шендә алдык. Гомум суммасы 10 миллион сумга якынлашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга язгы басу эшләрен оештыруда тоемлы ярдәм булды ул. Биш хуҗалык, “500 ферма” республика программасында катнашып, яңа биналар төзеде, реконструкция һәм модернизация эшләре башкарды. Соңгы ике елда дистәгә якын фермер “КФХ нигезендә гаилә терлекчелек фермасын үстерү” һәм “Үз эшен башлаучы фермер” программалары кысаларында грантларга ия булды.
Районда аграр җитештерүнең “йөзе” шуннан гыйбарәт. Безгә бүген, башкалар белән чагыштырганда, икеләтә җаваплырак та, катлаулырак та. Чөнки без авыл хуҗалыгында башкала халкын сыйфатлырак һәм күбрәк азык-төлек белән тәэмин итү максатын куеп эшлибез. Башкалада яшәүчеләрнең дә, килгән кунакларның да күңеленә хуш килердәй ризык тәкъдим итәргә безнең көчебез җитәчәк дип уйлыйм.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.
Иглин районы.