“Сүз присяжный утырышчыларга бирелә!..”
1 июньнән районнарда хокук бозучылар язмышын гади гражданнар хәл итә ала.Присяжныйлар суды Русиядә 1864 елда ук пәйда була һәм 1922 елда Совет власте гамәлдән чыгарганчы яшәп килә. 1991 елда Русия Президенты аны тергезергә тәкъдим итә, ә ике елдан “Присяжныйлар суды турында” Закон кабул ителә.Шул вакыттан илдә Присяжныйлар суды төбәк һәм округ судларында азмы-күпме дәрәҗәдә эшләп килде. Бу институт халык арасында популярлык яулады дип әйтеп булмаса да, теләгән кеше присяжныйлар суды алдына басу хокукына ия иде. Ә шушы елның 1 июненнән присяжныйлар судының вәкаләтләре киңәйтелде: алар хәзер район судларында да эшли башлады. Суд системасындагы әлеге яңалык турында без республика Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясенең I инстанция суд составы рәисе, Президиум әгъзасы Илдар Канбәков белән сөйләштек.— Илдар Зөфәрович, билгеле булуынча, 1 июньнән присяжныйлар суды район судларында да эшли башлады. Алар нинди эшләрне карарга тиеш? Һәм район судлары моңа әзерме?
Добавить в предпочтительные источники Google