Футбол командасыннан 12 үсмер һәм аларның тренеры 23 июньдә югалганнар иде. 11 яшьтән 16 яшькә кадәр булган үсмерләр һәм аларның 25 яшьлек тренеры җиде километрга сузылган Тхам Луанг тау куышлыгына юллана һәм, яңгыр күп яву сәбәпле, су тоткынлыгында кала. Таиланд тарихында иң масштаблы эзләү-коткару эшләре 10 көнгә сузыла.
Ниһаять, балалар табылган, барысының да хәле әйбәт, тик аларны бу су тоткыныннан чыгарырга гына кирәк. Яшь спортчыларны хәрби медиклар тикшергән. Хәзер коткару операциясе штабында балаларны тау куышлыгыннан чыгару юлларын эзлиләр.
Эвакуация зур кыенлыклар тудыра, чөнки таулы төбәктә яшәүче мәктәп укучылары йөзә белми. Әлеге вакытта алар янына төшкән 5 хәрби йөзүче һәм 2 хәрби медик үсмерләрне аквалангта дөрес тын алырга өйрәтә. Җир өстенә күтәрелү өчен балаларга су астыннан дайвер киемнәрендә чыгарга туры киләчәк.
Мәгарәдән чыгару берничә сәгатькә сузылырга мөмкин, ди коткару операциясе штабы белгечләре.