-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июль 2018, 21:00

Вәт алар төзи белә!

12нче тапкыр оештырылган конкурс республиканың иң яхшы ташчысын ачыклады.Уфада “Башкортстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы ташчысы” исеменә һөнәри осталык конкурсы үтте. Аны республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитеты “Башкортстан Респуб­ликасы-ның Төзүчеләр берлеге”, “Башкортстан Рес­пуб­ликасының Төбәк төзелеш берлеге” һәм Русиянең Төзүчеләр профсоюзының республика оешмасы белән берлектә оештырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Быел иң яхшы ташчы исеменә республиканың 13 төзелеш компаниясе вәкилләре көч сынашты. Конкурс теория һәм практика буенча 2 этапта үтә. Төзүчеләр хезмәтне саклау һәм җитеш-терү эшләре технологиясе буенча сорауларга җавап бирде һәм кирпечтән төзелеш эшләрен башкарды.
— Бу конкурста унынчы ел катнашабыз. 2011 елда беренче урынны яулаган идек. Жюри әгъзалары эш-нең сыйфатын һәм күләмен бик катгый тикшерә, — ди Октябрьский шәһәреннән килгән төзүчеләр.
Республиканың төрле почмагыннан килгән төзүчеләрне берләштергән бу конкурс тәҗрибә туплау өчен дә уңышлы чара. Чөнки анда катн
ашучылар осталыгын күрсәтеп кенә калмый, үзара аралашып, бу өлкәдәге үзгәрешләр турында да фикер алыша. Чыннан да, нинди генә заманда яшәсәк тә, төзүчеләр һәрвакыт абруйлы, кирәкле һөнәр ияләре булып кала.
— Ике сәгатькә сузылган бу конкурс төзүчеләрнең һөнәри осталыгын ачыклауга ярдәм итте. Җиңүчеләр Идел буе федераль округы конкурсында катнашачак. Ә анда да беренчелеккә чыкканнар Русия күләмендә үткәрелгән конкурста көчен сынаячак, — диде “Комунжилстрой” оешмасының әйдәүче белгече Рафаэль Жданов.
Чара Уфаның “Венский лес” төзелеш комплексында үтте. Биредә конкурс оештыру өчен барлык чаралар да күрелгән һәм төзелеш эшләре заман таләпләренә тулысынча җавап бирә.

Гөлия Гәрәева.