+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Июля 2018, 21:00

“Ай, җаный, суларда...”

Елга-күлләрдә гап-гади кагыйдәләрне үтәү зур бәлаләрдән коткараРеспубликага эссе көннәр килде. Шуңа күрә күпчелек ялларын елга-күл буйларында үткәрә. Шул ук вакытта суда бәхетсезлек очраклары да артты. Кызганычка каршы, батучылар арасында балалар да бар.Су объектларында ялны хәвефсез оештыруга бәйле сорауларга республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров җавап бирә.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Суда фаҗигале очракларның үзенчәлеге нидә?
– Беренчедән, су объектларында кешеләрнең күпләп батып үлүе июль аена туры килә. Бу көннәрнең эссе торуына, ялларга һәм каникулларга бәйле. Мәсәлән, июльнең беренче көнендә үк 6 кеше батып үлгән. Икенчедән, транспорт чараларының суга төшүенә бәйле очраклар да теркәлә. Узган ел Хәйбулла районында өч кешедән торган гаилә җиңел машинасы белән Таналык елгасында бата. Өченчедән, балык тотканда фаҗигале очраклар ешайды. Ел башыннан 4 балыкчы батып үлгән, алар арасында Краснокама районыннан 10 яшьлек малай да бар.
Ялны планлаштырганда су янында хәвефсезлек көтүе ихтималын да истән чыгармаска кирәк.
– Су коену сезонында бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе нидә?
– Төп сәбәпләр – тиешсез урында су коену, алкогольле эчемлекләр куллану, үзеңнең физик мөмкинлекләреңне дөрес бәяләмәү, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү, балаларны караусыз калдыру.
Быел булган фаҗигале очракны мисал итеп китерәм. 9 яшьлек малай Уфаның “Теплое” күлендә берүзе су керә һәм бу аның өчен аянычлы тәмамлана. Узган елда Авыргазы районында шундый ук очрак теркәлә. 8 һәм 9 яшьлек ике дус кыз Өршәк елгасында олыларсыз су коена.
– Мондый очракларны булдырмау буенча эш ничек оештырылган?
– Су объектларында махсус җиһазландырылган 75 су коену урыны булдырылган. Аларда коткаручылар кизү тора. Мәсәлән, Уфада мондый урыннарда 20 кеше коткарылган.
Коткаручылар көн саен республика су объектлары буенча рейдларга чыга. Алар барышында ачыкланган “кыргый” пляжларга вакытлыча коткару постлары куела. Профессиональ белгечләр белән беррәттән, суда хәвефсезлекне тәэмин итүгә җәмәгать, шул исәптән Бөтенрусия суда коткару җәмгыяте әгъзалары да җәлеп ителә.
Сулыклар янында ял итүчеләр өчен баткан вакытта ярдәм күрсәтү тәртибен манекеннарда аңлату, су коенганда хәвефсезлек чараларын халыкка җиткерү буенча акцияләр үткәрелә.
Кисәтү эшләре үз нәтиҗәсен бирә, батып үлүчеләр саны кими бара: 2012 елда алар 122 булса, узган ел – 93.
– Сезнең ведомство тарафыннан хәвефле сулыклар исәбе алып барыламы?
– Су коену чорында Агыйдел, Дим, Ык елгаларында батып үлүчеләр саны арта бара. Быел гына Агыйдел елгасында 6 кешенең гомере өзелде. Батып үлүчеләрнең 55 проценты елгаларга туры килә, калган очраклар күл, буа һәм карьерлар белән бәйле.
Суга батучыларның 85 проценты – ир-атлар. Узган ел саннар шундый булды: 80 – ир-ат, 5 – хатын-кыз, 8 бала суга батып үлде.
– Суда бәхетсезлек очрагына тарымас өчен үзеңне ничек тотарга?
– Ялыгызны хәвефсез итү өчен билгесез һәм тыелган сулыкларда коенмагыз, исерек килеш суга кермәгез, ялгызыгыз гына йөзмәгез, ярдан ерак кермәгез, балаларыгызны караусыз калдырмагыз.

Алсу НУРИМАНОВА.