Төбәк җитәкчесе комплекс лабораторияләрен карады, атом-төш медицинасы, генетик технологияләр өлкәсендәге тикшеренүләр белән танышты, аксым фабрикасында, зонд һәм электрон микроскопиясе комплексында, нейрокогнитив тикшеренүләрнең ресурс үзәгендә, синхротрон-нейтрон тикшеренүләр комплексында булды.
Соңыннан республика Башлыгы фәнни-тикшеренү үзәге президенты Михаил Ковальчук белән очрашты. Фәнни хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында сүз барды.
Аерым алганда, сөйләшү биотехнологияләр өлкәсендә үзәкнең компетенцияләре, шул исәптән республика берничә ел югары уңыш алып килгән ашлыкны эшкәртү хакында барды. Сәнәгать микроорганизмнары һәм технологияләре ярдәмендә калган ашлыкны тирәнтен эшкәртелгән төрле биологик һәм химик субстанцияләргә әйләндерү мөмкин.
Яклар кызыклы һәм перспективалы уртак хезмәттәшлек хакында килешү әзерләячәк эшче төркем булдырырга карар итте. Анда табигатькә ярашлы технологияләр үстерү буенча республика Фәннәр академиясе гыйльми институтлары белән хезмәттәшлек, төбәкнең вузлары белән уртак мәгариф программалары, Мәскәүнең 38 мәктәбе катнашкан Курчатов мәктәп проектын булдыру буенча тәҗрибә уртаклашу керә.
Рөстәм Хәмитов илнең мондый зур фәнни үзәге белән хезмәттәшлекнең Башкортстан өчен бик мөһим булуын ассызыклады.
Ләйсән Якупова.