+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Июля 2018, 07:57

14 мең дезодорант бүләк ителгән

Җәйге эсседә күпләр, теләсә-теләмәсә дә, дезодорант хакында исенә төшерә.

Добавить в предпочтительные источники Google
РИА Новости язуынча, Вена метросында бушлай 14 мең дезодорант таратылган. Акция Австрия башкаласы хакимияте тарафыннан махсус кампания кысаларында оештырылган. “Сафландыручы пакет” эчендә баллончык метро картасы да булган тартмага төрелгән һәм “Юлда ышанычлык артсын!” дип язылган. Транспорт буенча магистрат советнигы Ули Сима шәһәр кешеләрен акцияне үз адресына рәнҗетү дип кабул итмәскә чакырган.
Метрода тир исе белән көрәшүдән тыш, Вена җитәкчелеге пицца, кебаб, паста кебек ис таратучы ризыкларны ашауны да тыярга исәпли.