+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
19 Июля 2018, 21:00

Туган туфрагына күмелеп калган Гомер агачының тамырлары

Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында данлыклы якташлары Гыймад Яһудинның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Гаилә альбомы” дип аталган шәҗәрә бәйрәме узды.

Гыймад Яһудин… Бу исемне, аянычлы язмышлы күренекле шәхесне Бәләбәй төбәгендә, гомумән, республикада белмәгән кеше, мөгаен, юктыр. 1898 елда Тузлыкуш авылында гап-гади гаиләдә туып, хезмәт эшчәнлегенең түбәнге баскычларыннан күтәрелеп, 1934 елдан 1937 елга кадәр БАССРның җирле сәнәгать халык комиссары булып эшләгән. Ә 1938 елның 10 июлендә ул халык дошманы дип атып үтерелә... Бары тик 1957 елда гына, җинаять составы булмау сәбәпле, СССР Югары судының хәрби коллегиясе тарафыннан Гыймад Җиһангир улы Яһудин тулысынча реабилитацияләнә. Кыска гына гомерендә республика, шулай ук туган ягы өчен гаять зур эшләр башкарырга өлгергән халык комиссарының якты истәлеген авылдашлары кадерләп саклый, дәвамчылары – бүгенге Яһудин-нар, шулай ук туганнары аның ак исеменә тап төшермичә лаеклы яши. Тууына 120 ел тулу датасының быел игълан ителгән Гаилә елына туры килүе, “Гаилә альбомы” тарих һәм шәҗәрә, ихласлык һәм тәрбия, гаилә һәм авыл бәйрәменең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан оештырылуы үзе үк зур мәгънәгә ия.

Бу чәчәкләр сиңа, халык комиссары

Июль ае. Табигатьнең яшеллеккә, гөл-чәчәкләргә күмелгән иң матур, ә авылның моңлы җырга тиң иң күңелле чагы. Өстәвенә шундый бәйрәм! Тузлыкуш авылының бәйрәмчә киенгән яше-карты, иртәнге кояш нурларына иркәләнеп утырган купшы йортларга, өй янындагы мең төрле чәчәкләргә сокланып, әллә нинди эчке бер хис белән бүгенге көннең гадәти түгеллеген сиземләп, авыл уртасында торган һәйкәл янына атлый. Бер-бер артлы машиналар – бәйрәмгә кайткан кунаклар шунда агыла. Шат йөзләр, кочаклашу-күрешүләр, хәл-әхвәл сорашулар...
Бәйрәм нәкъ менә Гыймад Яһудинның һәйкәле янында башланып китте.
– Бүген бездә зур вакыйга, без күренекле авылдашыбыз Гыймад Яһудинны искә алырга, аның нәсел агачы белән танышырга, дәвамчылары белән очрашырга, гаилә, мәхәббәт турында сөйләшергә җыелдык, – дип митингы ачты Тузлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Ләлә Харисова.
– Минем әтиемә, безнең нәселебезгә булган игътибар, ихтирам өчен башымны түбән иям. Еллар үзенекен итсә дә, һәрчак Тузлыкушка кайтасым, авылдашлар белән очрашасым килә. Мин монда тудым, монда тәрбияләндем, рәхмәт сезгә, – диде, бәйрәмгә Уфа шәһәрендә яшәүче уллары, оныклары белән Приют поселогыннан кайткан, бар гомерен укыту эшенә, мәга-риф хезмәтенә багышлаган Эра Мөхәм-мәтшина.
Әдип Камил Фазлый легендар авылдашына багышлап язган шигырен укыды. Кыска чыгышлардан, Гыймад Яһудин һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салганнан соң, җыелучылар чараның “Гаилә альбомы” дип аталган икенче өлешен дәвам итү өчен мәдәният учагына (элекке Тузлыкуш мәктәбе бинасы) юл тотты.
Әйткәндәй, бу һәйкәл 20 ел элек, ул чактагы Бәләбәй районы хакимияте җитәкчесе Шамил Галимов һәм шәһәр хакимияте башлыгы Риф Газизов тырышлыгы белән Гыймад Яһудинның тууына 100 ел тулган чакта ачылды. Журналист Д. Әхмәтҗанов, шәһәр музее җитәкчесе П. Федин (икесе дә инде мәрхүм) “Атылган халык комиссарының әйләнеп кайтуы” дигән документаль китап яздылар. Авыл музее халык комиссары хакында материаллар белән даими баетыла.

Варисларың шундый булсын ул!

Гомер агачының сабыр гына көтеп яткан тамырларына сак кына, зур ихтирам белән кагылды да, үз гаиләләренең дә кадерен белү, үткәннәрсез киләчәк юклыгын тирән аңлау өчен күңелен баетты, рухи байлык туплады, күренекле якташлары белән горурлану тойгысын көчәйтте чарага килгәннәр.
Кеше үзенең үткәнен, әби-бабаларын, кимендә җиде буынын, гаиләсенең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, аларны киләчәк буыннарга тапшыра килергә бурычлы. Менә шундый сүзләр белән башлады бәйрәмнең бу өлешен алып баручылар Лена Юлаева белән Камил Фазлетдинов.
Һәйкәл янында башлаган сүзен дәвам итеп, биләмә башлыгы Ләлә Мөдәрис кызы: “Ныклы гаиләдә шәхесләр туа. Яһудиннар нәселе безнең авылда иң күренекле. Шундый кешеләр була, алар Прометей кебек, авырлыкларны, халык өчен җаваплылыкны үз иңнәренә алырга курыкмый. Гыймад Җиһангир улы шундыйлардан булган. Без аны онытмаска, аның турында күбрәк белергә, изге хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз”, – диде.
275 елга якын тарихы булган Тузлыкушта да, башка авыллардагы кебек үк, борын-борыннан күркәм кешеләр яшәгән: матур итеп дөнья көткәннәр, колхозны күтәргәннәр, сабантуйлар уздырганнар, гаилә корганнар, балалар үстергәннәр. Ә чын, олы мәхәббәт белән корылган гаиләләрдә бәхетле балалар үсә. XIX гасыр азагында Тузлыкуш авылында шундый бер матур гаилә барлыкка килә. Җиһангир Әбуталип улы Яһудин атлы егет Мофаздал бабайның акыллы, уңган Хәтирә исемле кызын кәләш итеп ала. 50 елдан артык яшәү дәверендә бу мәхәббәтле пар дүрт малайга һәм өч кызга гомер, күркәм тәрбия һәм яхшы белем биреп үстерә. Аларның җидесе дә, әти-әниләре үрнәгендә, ныклы гаиләләр кора: олы уллары Гыймадның – 3, Мәрьямнең – 8, Нуриның – 2, Инсафның – 1, Зәйнәпнең – 2, Хәкимнең – 1, Сәвиянең – 4 балалары булган. Җиһангир карт белән Хәтирә түтигә балалары барлыгы 21 онык бүләк иткәннәр.
Бу бәйрәмдә танышу, әлбәттә, Гыймад Җиһангир улының кызы, әни, картәни, олы картәни – соклангыч кеше Эра Мөхәммәтшина, аның белән бергә кайткан уллары Ромиль, Вил һәм оныклары белән танышудан башланды. Танышу дип әйтү бигүк дөрес тә булмас, 85 яшькә җитүенә карамастан, һаман сылу гәүдәле, зирәк зиһенле, тирән фикерле Эра Яһудина-Мөхәммәтшина мөмкинлек чыккан саен Тузлыкушка килә түгел, кайта. Аның сүз байлыгына (ул әтисенең китапларын яңадан чыгарды, гаиләләре тормышын яктырткан берничә китап язды), ихласлыгына, ачыклыгына сокланып туярлык түгел. Эра ханым үзенә тәрбия биреп үстергән күрше апа-абыйларга, әби-бабайларга, әтисенең бертуганнарына гомере буе рәхмәтле булып яши, аларның һәрберсенә, Өсән буена сыенып утырган Тузлыкушка йөрәгендә олы сөю йөртә. Әтисен кулга алган чакта нибары биш яшь була аңа. Ул караңгы төнне кыз каты йоклый һәм әтисез уяна. Ә әнисен кулга алуларын яхшы хәтерли. Туганнары Эраны Тузлыкушка алып кайталар. Бабасы Җиһангир белән әбисе Хәтирә авылда хөрмәт казанган кешеләр була. Бәлки шуңа күрәдер, кечкенә Эра бөтен Тузлыкуш кызына әйләнә.
Эра Мөхәммәтшина үзе дә тормыш иптәше белән картәтиләренә лаеклы ике ул үстергән, югары белем, яхшы тәрбия биргән. Аларның гаиләләре дә ныклы, күркәм. Ул һәм аның якыннары картәтиләре һәм картәниләре турында хатирәләрен олы ихтирам белән бүлеште.
Эра Гыймад кызының улы Ромиль:
– Минем өчен Тузлыкуш, Байрак – балачагым. Картәтиемнең бертуганнары Мәрьям апа, Зәйнәп апа, әбекәйне хәтерлим, туган-тумачалар һәрчак әбекәйдә җыелыштык, мин монда тәрбия алдым.
Аның тормыш иптәше Гөлшат:
– Минем өчен Яһудиннар нәселе – барысы да якын кешеләр. Тузлыкушта булу шундый рәхәт.
Эра Мөхәммәтшина-Яһудина:
– Без әтинең 100 еллыгында да, 105, 110 еллыгында да очраштык. Инде әйтер сүзләр калмаган кебек тоела, әмма бар икән. Безнең ата-бабаларыбыз азатлык өчен көрәшкән. Әмма азатлык чиксез булалмый. Әгәр кеше тәрбияле икән, ул башкаларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Әйе, бу кыен, әмма кирәк. Бүген Яһудиннардан җиде кеше исән. Мин әти-әнисез үстем, әмма ятимлекне тоймадым, чөнки туганнарыбыз күп булды. Авылны ифрат яратам. Әти монда әти-әнисеннән зур әхлакый тәрбия алган. Ул укырга, башка туганнарын да укытырга кирәклеген аңлаган, аларга югары белем алырга ярдәм иткән. Мин нәсел агачыбызның шундый булуына, картәнинең безне тәрбияләвенә рәхмәтлемен.
Эра Гыймад кызы Җиһангир картның барлык балаларын, оныкларын, алардан туган балаларны белеп, якын бәйләнештә яши. Бу бәйрәмдә Яһудин каны аккан Кадыйровлар, Терегуловлар, Хәбибрахма-новлар, Ашировлар, Кузнецовлар нәсел-ләре вәкилләре белән танышу кызыклы, истә калырлык булды. Алар да илебезнең лаеклы гражданнары. Алар да авылга бәйле хатирәләре белән уртаклашты, Гыймад агалары белән горурлануларын, авылны чиксез яратуларын белдерде.
Гыймад Җиһангир улының тууына 100 ел тулган чакта оештырылган чараның видеосын карау бүгенге гаилә бәйрәменә янә бер бизәк өстәде. Аны Эра ханым музейга бүләк итте.
Гыймад Яһүдинның уллары Шамил белән Рид тә үзләреннән соң якты эз калдырган: сугыш фронтларында һәм тыныч тормышта орден-медальләргә лаек булып, изгелек, илсөярлек үрнәге күрсәтеп яшәгән.
Гаиләдә татулык булса, балалар бәхетле, туганнар бердәм, нәсел көчле, шәҗәрә агачы тирән тамырлы, киң ябалдашлы, ныклы була. Гыймад Җиһангир улының, аның гаиләсенең язмышы аянычлы булса да, нәсел югалмаган, кире-сенчә, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булып, шатлык-сөенечләрне, авырлыклар-кыенлыкларны бергә җиңеп, матур итеп яшиләр, балаларын, оныкларын туган җирнең лаеклы кешеләре итеп тәрбиялиләр, бабаларының якты рухын тап төшерми саклыйлар.

Авыл күрке – ныклы гаиләләр

Хәтирә белән Җиһангир Яһудиннар кебек ишле балалар үстергән ныклы гаиләләр яшәгән, күренекле авылдаш-ларының рухын җанына сеңдергән Тузлыкуш авылы үзе олы хәрефтән Тәрбияче, Мостай Кәрим әсәрендәге Олы Инәй кебек ул. Бүген дә аңа тап төшермичә, аның күрке булып яшәгән гаиләләр шактый. Алып баручылар гаиләләренең юбилейлы туйларын – 50, 45, 40, 35, 30 ел бергә гомер кичергән парларны кул чабулар астында сәхнә түренә чакырдылар. Бер-берсенә, туганнарына, авылга кирәк һәм терәк булган бу парларны исемләп атап үтү дә артык булмас. Менә алар: Әнисә – Разим Зәйнуллиннар (50 ел), Вәзирә – Миңнур Каюмовлар (45 ел), Әлфия – Назыйф Зәйнуллиннар (40 ел), Люция – Рәмис Гыйльметдиновлар, Ралина – Айрат Инсафетдиновлар (35 ел), Фәйрүзә – Әхнәф Әбунәгыймовлар, Вәсилә – Фәһим Шаһиевлар, Рәфия – Хәлил Муфазаловлар, Зөлфия – Мөсәвир Тәвисов-лар, Роза – Раил Хәбибуллиннар, Халидә – Вил Кәримовлар, Фәйрүзә – Мәүзир Тәвисовлар, Халидә – Равил Миңнул-линнар. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин. Һәр парга Гаилә тормышын язарга “Минем гаиләм тарихы” көндәлек-дәфтәре бүләк ителүе, Яһүдиннарның гаилә альбомын актарып, әлеге затлы нәсел-нәсәп белән бергә ил тарихын да барлаган көнне мәгънәле ишарә булды: гомерлеккә җиргә килмәгәнбез, киләчәк буыннар белсен, нәсел җебе өзелмәсен өчен җиде буын ата-бабаларыңның, туган-тумачаларың-ның исем-шәрифләрен, аларга бәйле хатирәләреңне язып куй, теркәп бар. Беркем дә онытылмасын, бернәрсә дә истән чыкмасын.

Алар – рухи терәк

Мәкаләмә шушы урында нокта куйсам, ул тулы булмас иде. Кайткан кунаклар да, авыл кешеләре дә чараның зур әзерлек һәм оешканлык белән үтүенә сокланып, рәхмәтле булып, яктырып таралышты. Чын мәгънәсендә авыл тарихына язылачак зур, матур вакыйга булды Гыймад Җиһангир улының тууына 120 ел тулу уңае белән зурлап уздырылган Гаилә, Шәҗәрә бәйрәме. Чын мәгънәсендә бер бирелгән гомердә ничек яшәвең, үзеңнән соң нинди эз калдыруың турында уйларга салучы, әхлакый тәрбия биргән кыйммәтле чара булды ул. Аны онытылмаслык, бай эчтәлекле иткән бизәкләрен, иҗади көч салган кешеләрне телгә алмау язык булыр. Сәхнә бизәлеше – Гыймад Яһудинның зур портреты, Яһудиннарның нәсел агачы сурәте; гаилә альбомыннан күпсанлы фоторәсемнәр, музейда авыл, Гыймад Яһудин турында тупланган гаять зур материаллар; милли ризыклардан әзерләнгән чәй өстәлләре, ихлас аралашу, истәлеккә бергә фотоларга төшүләр... Болары күзләрне иркәләгән бизәк-штрихлар булса, Бәләбәй шәһәренең “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгеннән Гөлсинә Вәлиева җитәкчелегендәге “Балкыш” төркеменең сәхнә осталары җырлары, музыкаль сәламнәре белән күңелне илаһи моң дөньясында тибрәтте. Ә чараның көнүзәклеген аңлап, аны зур тырышлык белән үткәргән авыл хакимияте башлыгы Ләлә Харисова, китапханәче нәфис сүз остасы Лена Юлаева, шагыйрь, Бәләбәй шәһәре һәм районының шәрәфле шәхесе Камил Фазлый, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Римма Исхакова кебек рухи терәкләр, ныклы таянычлар булганда авылның заман кыенлыкларына бирешмичә үзе булып яшәвенә ышаныч арта.
Чарада катнашучы кайберәүләрнең фикеренчә, легендар шәхес Гыймад Яһүдинны район, хәтта республика күлә-мендә искә алу да мәгъкуль булыр иде. Уйланырга җирлек бар... Ә мәрхәмәтле туган җир хәтерле – изге эш-гамәлләре, гомер юлыннан якты эз калдырып үтүләре белән үзен бәхетле иткән балаларын онытмый, шул исәптән Гыймад Җиһангир улы Яһудинны да.

Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.
Читайте нас