Геннадий Казанин – күренекле Совет һәм Русия геофизигы. Атлантик океанда, Төньяк боз океанының Баренцев һәм Карск диңгезләрендә күпсанлы геофизик һәм сейсмик тикшеренү экспедицияләрендә катнашучы. 1986-87 елларда Антарктикага “Геолог Дмитрий Наливкин” фәнни-тикшеренү судносының беренче сәфәренә җитәкчелек иткән. Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Бүген Геннадий Казанин хәйрия эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә – Мурманскидагы һәм үзе туып-үскән Башкортстанның Федоровка районы Покровка авылындагы балалар йортларына ярдәм итә.