+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Августа 2018, 21:00

Картайгач та эчә башлыйлар...

“Социаль сәясәт тикшеренүләре журналы”нда биология фәннәре докторы, Архангель университеты профессоры Елена Голубеваның һәм Төньяк медицина университеты психиатрия һәм клиник психология кафедрасы мөдиренең картларның эчкечелеккә бирелү факторы турында тикшеренүләре басылган. Авторлар Архангель шәһәренең 60-89 яшьлек 713 пенсионерын тикшергән һәм, иң тирән психосоциаль кризисларның берсе пенсиягә чыгу белән бәйле, дигән нәтиҗәгә килгән. Сораштыруда катнашучылар, пенсиягә чыгу кирәкмәгәнлек тойгысын кискенләштерә, эшсез тормыш билгесез һәм мәгънәсезгә әверелә, дип билгели. Авторлар фикеренчә, 60-69 яшьләр — алкогольгә бәйлелек үсү өчен иң куркыныч вакыт, дип каралырга тиеш.

Добавить в предпочтительные источники Google
Галимнәр ассызыклавынча, хәл шуның белән катлаулана: өлкән яшьтәгеләр киләчәкләре һәм гаиләләренең киләчәге өчен хафалана, шушы борчуларны җиңү өчен аларга алкоголь үтә дә нык кирәк. Өлкән яшьтәгеләр тарафыннан алкоголь бу чорда мөмкин булган соңгы куаныч итеп кабул ителә.
Русия Сәламәтлек саклау министр­лыгының баш гериатры Ольга Ткачева белдерүенчә, эшләүче яшьтәшләре белән чагыштырганда, эштән туктаган ир-ат пенсионерлар арасында алкоголизм дәрәҗәсе өч тапкырга диярлек югарырак. Эшсез хатын-кызларда клиник депрессия билгеләре ике тапкыр ешрак кү­зәтелә. Русиянең Гериатрия фән­ни-тикшеренү институты үткәргән тикшеренүләр мәгъ­лү­матлары буенча, эш — депрессия булу ихтималлыгын 55 процентка киметүче бердәнбер фактор.
Чыннан да, пенсиягә чыгу алкоголизмга китерә аламы? Русия­леләр нәрсә, ничек һәм күпме эчә? Бу хакта Русиянең алкоголь үлемнәре һәм алкоголь сәясәте проблемалары өлкәсендә иң абруйлы экспертларның берсе булган медицина фәннәре докторы Александр Немцов менә ниләр белдерә.
Пенсиягә чыгу эчкечелек өчен старт бирәме? Александр Немцов белдерүенчә, чыннан да, пенсиягә чыккач эчкечегә әйләнгән кешеләр бар. Хәтта гаиләләре белән. Ләкин бу — сирәк күренеш һәм иң элек хәрби пенсионерларга кагыла. Пенсионерларның төп бәласе — акчасызлык. Ә иң арзан алкогольгә дә акча кирәк.
Кайберәүләр фикеренчә, пенсиягә чыгу депрессиягә китерә, менә шуны спирт белән “юалар” да инде. Бу дөресме? Александр Немцов белдерүенчә, картлыкның бер яхшы сыйфаты бар: бу чорда алкогольгә тартылу кими. Ягъни өлкән кешеләр яшь чакларындагы кебек эчә алмый. Бу организмның агулануына китерә. Элек кеше ярты шешә аракы эчеп бетерсә дә, берни булмаган, ә картая бара доза үзеннән-үзе кими. Бу физиологик үзенчәлекләр — картларның эчкечелегенә каршы килүче төп киртә.
Эчкечеләрнең яше турында без төрле сыйфатлар буенча фикер йөртәбез. Мәсәлән, кем алкоголь белән агуланып үлгән, кем алкоголь психозлары белән авырган. Нигездә, 40-55 яшьлек гражданнар күп эчә һәм гомерләрен начар чикли.
Ә менә яшьләр бик каты булмаган эчемлекләргә — сырага һәм шәрабка тартыла. Бу очракта яшьләрнең сәламәтлеге турында хәстәрлек күрүнең мөһимлеген аңлавы гына сәбәпче түгел. Тормыш шартлары үзгәрде. Барлык нәрсәне дә тиз эшләргә, бө­терелергә, яраклашырга, мобиль булырга кирәк. Каты алкоголь эчемлекләренең карьерага комачаулавын аңлаган шәһәр халкы йомшак алкогольгә күчә башлады. Төшке ашка йөгереп чыктың, сыра уртладың, янә эшкә! Аракы болай яшәргә мөмкинлек бирми. Кеше никадәр яшьрәк, шулкадәр азрак каты алкоголь куллана. Алар мохитендә аны сыра һәм шәраб этәреп чыгарды. Аракы, нигездә, өлкән яшьтәгеләр эчемлеге булып калды.
Болай бөтенләй аек тормышка кайтуыбызга да ерак калмаган бит? Александр Немцов моның белән килешми. Безгә алкоголь­дән тулысынча баш тартырга кирәкми, ди ул. Беренчедән, бу мөмкин түгел, икенчедән, әйбәт тә түгел. Чөнки алкоголь — иң яхшы транквилизатор. Көчәнеп, авыр, хәерче тормыш көткән кешедә киренкелекне бетерү ихтыяҗы туа. Алкоголь кешене тиз генә җитезләтергә сәләтле, ләкин чама белән кулланганда гына.
Алкоголь ел саен 400 мең өстәмә үлем алып килә, ди Александр Немцов. Ә менә Европа илләрендә безнең кебек эчсәләр дә, аларда үлем очраклары азрак. Ни өчен? Җавап гади: бу илләрдә икенче төрле эчәләр һәм эчкән вакытта яхшы капкалыйлар. Алкоголь — агу. Аның нәтиҗәләре күпме эчүгә генә түгел, эчем­лекләр җыел­масына да бәйле. Русиядә, Чехия, Франция һәм Германиядән аермалы буларак, нигездә, каты эчемлек кулланалар. 70 процентка кадәр бу — аракы. “Авыр” эчемлекләр организмга, йомшакларына караганда, зуррак зыян китерә.
Каты эчемлекләрнең организм өчен тәэсирен баш мие селкенү белән чагыштырырга мөмкин. Бу вак кан тамырлары параличына китерә. Канда аксым, яхшы һәм начар холестерин нисбәте үзгәрә. Спиртлы эчемлекне күп кул­лан­саң, эритроцитлар ябыша баш­лый. Шуңа да нык эчкән кешеләр төрле авырулардан интегә.
Нигездә, сыра һәм шәраб эчкән илләрдә ир-атларның хатын-кызлардан алты-сигез елга азрак яшәве билгеле. Каты алкоголь кулланучы илләрдә исә аерма зуррак. Русиядә, мәсәлән, бу сан унбер елга тиң.
Русиядә халыкның 4-5 проценты — алкоголик. Бу, спиртлы эчемлекләргә көчле бәйлелек формалашкан, дигән сүз. Ләкин иң зур куркынычны алкоголизм түгел, ә көнкүрештә эчкечелек белән мавыгу янавын аңларга кирәк. Тикшеренүләр гадәти эчкечелекнең эшкә сәләтле яшьтәге ир-атларның — 40, хатын-кызларның 15 процентын колачлавын күрсәтә. Алкогольгә бәйле үлүчеләрнең күпчелеге “авыр” алкоголиклар түгел, ә гади, ләкин вакыты-вакыты белән күбрәк эчеп ташлаучы гражданнар. Күп очракта алар — түбән керемле һәм түбән белемле кешеләр.
Алкогольне иң күп кулланучылар — иң хәерче һәм иң бай кешеләр, дигән фикер яшәп килә. Уртача хәллеләр уртача эчә — әлеге төркемнәрдән ике тапкыр азрак. Монда төп рольне матди бөлгенлек яисә иминлек түгел, ә хәерчеләр белән бер үк вакытта череп баеганнарны да озата килгән стресс, киеренкелек уйный.