+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Августа 2018, 21:00

Мәгълүмати сугышта җиңүчеләр булырмы?

Ул безнең файдага тәмамлануын телибез икән, дәүләт дәрәҗәсендә мәдәнияткә карашны тамырдан үзгәртү зарур.Илебездә мәрхәмәтлелек, рухи кыйммәтләр югала бара. Безгә, вуз преподавательләренә, яшь буынны тәрбияләүчеләргә моны күрү авыр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу сүзләр сәер тоелырга мөмкин, чөнки бүген вузлар компьютер, Интернет, лингафон кабинетларына, яңа дәреслекләргә ия булуы белән горурлана ала. Кызганычка каршы, югары белем бирү реформасының асылы аларда түгел. Ул – белем алу киңлеген дорфалык һәм тупаслык белән “зарарландыруда”. Моның сәбәбе – гаиләдә, җәмгыятьтә, мәгариф системасында өстенлек итүче битарафлык.
Бу очракта Дмитрий Лихачевның “нәкъ мәдәният аерым киңлекне биләүче кешеләрне гади халыктан милләткә әверелдерә” дигән сүзләрен хәтергә төшерергә кирәктер. “Мәдәният” төшенчәсе дин, фән, мәгариф, кешеләр һәм дәүләтнең әхлаклылык нормаларын үз эченә ала. Шуңа күрә Русия өчен илнең мәгълүмати һәм әхлакый хәвефсезлеген тәэмин итүдә хокукый мәдәният мәсьәләсе көнүзәк булып тора.
Илнең киләчәгенә килгәндә, ул җитәкчелеккә генә түгел, беренче чиратта, аның халкына, аның рухияте никадәр сакланган булуга бәйле. Соңгы елларда Русиядә дәүләт иминлеген тәэмин итү, беренче чиратта, әхлаклылык мәсьәләсе җәмгыять үсеше проблемалары арасында алгы планга чыга. Әмма әлеге мәсьәләне фәнни һәм иҗтимагый-сәяси форумнарда, шулай ук, законнар чыгару һәм башкарма власть органнарында тикшергәндә төп игътибар геосәяси, икътисади һәм хәрби-техник аспектларга бирелә.
Нәкъ милли мәдәниятнең халыкның мөһим генетик үзәге булып торуы барысына да мәгълүм. Ул бүгенге тиз үзгәрүчән дөньяда аның тормышка сәләтлелеген билгели, аларның рухи бердәмлеген булдыра һәм киләчәккә ышаныч уята. Менә шуның өчен бүген мәдәният һәм рухият дәүләт хәвефсезлегенең төп объектлары булып тора.
Кешенең рухи дөньясы, мәдәнияте төрле факторларга җиңел бирешүчән. Җәмгыятебезнең рухи сәламәтлеге һәм хәвефсезлеге җимерелә. Халыкта дорфалык, комсызлык, эгоистлык кебек сыйфатларны өстен күрү фикере ныгытыла. Болар барысы да рухи һәм әхлакый кризиска китерә. Киң мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүмат кешенең аңына гына түгел, психикасына да йогынты ясый. Мондый шартларда кешенең хисләргә кытлык кичерүен әхлакый идеалларга мөрәҗәгать итеп кенә канәгатьләндереп була.
Бу яктан Башкортстанда халыкның мәдәниятен һәм рухиятен арттыру буенча җитди эш алып барылуы шатландыра. Яңа уку йортлары ачыла, яшь буынга әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар бүленә.
Цензура юкка чыгарылуга бәйле “азатлык” философия сөйләмендә еш файдаланылучы сүзләрнең берсенә әверелде. Дөньяның барлык демократик конституцияләре ирек, матбугат, тәнкыйть һәм азчылыкның хокуклары өчен нигез итеп “азатлык” төшенчәсен раслый. Әмма азатлык җавапсыз һәм амбициоз сәясәтчеләр кулында куркыныч коралга әверелә. Ирекле басма сүзне усал нияттә файдалану күпчелек илләр тарихында җәмәгать торышын җимерүгә сәбәпче булды.
Норматив актларны, хокукый нигилизмны санга сукмау, матбугат иркен усал нияттә файдалану хәлне катлауландырырга, җәмгыятьтәге бердәмлекне бозарга мөмкин. Шуңа күрә аларны бетерү ирекле матбугат эшчәнлегенең төп шарты булып тора.
Бүген кайбер үзәк киңкүләм мәгълүмат чаралары, беренче чиратта, телевидение, халыкны рухи яктан ярлыландыруны максат итеп куя: кешеләрне “җансызландыру” алып барыла. Бу чын мәгънәсендә мәгълүмати сугыш. Гәзит битләре, телевизор экраннары халыкның, ризасызлык белдереп, забастовка, ачлык игълан итүе турындагы яңалыкларны еш чагылдыра. Әйтерсең, бүген Русиядә корыч та эретмиләр, поездлар да йөртмиләр, ашлык та чәчмиләр, балалар да укытмыйлар.
Тәрбия һәм белем бирүнең элекке системасы юкка чыгу үсмерләр һәм яшьләрнең тормыштагы юнәлешен югалтуга, аларның максат-идеалларының юкка чыгуына китерде. Идеал алтынга буйсына, рухи кыйммәтләр юкка чыга. Телебездән “яхшылык”, “изгелек”, “наз”, “мәхәббәт” төшенчәләре төшеп кала.
Социаль битарафлык вирусы кешеләрнең аңына телевизор экраннары һәм кайбер гәзит-журналлар битләреннән үтеп керә. Киңкүләм мәгълүмат чаралары, беренче чиратта, яшьләргә, реаль тормыш, чынбарлык бозып күрсәтелгән мәгълүмат тапшыра. Күңел ачу телевизион программалары агымы Русия җәмгыятендә бәйрәмчә, имин, проблемасыз тормыш хөкем сөрә дигән тәэсир калдыра. Шул ук вакытта халыкның бер өлеше – ярлылык чигендә.
Телевидение дан җырлаган әхлакый азгынлык, эчкечелек һәм золым гаиләләрне тарката, үсмерләр һәм яшьләр психикасын боза. Ә заманча тормышны телевизордан башка күз алдына китереп булмый. Олылар, “үз тәҗрибәсеннән” чыгып, балаларның телевизор экраннары каршында утыруын зарарсыз дип исәпли. Әмма бу фикер хата булып кына калмыйча, хәтта хәвеф белән яный. Бүген баланың киләчәк тормышын билгеләячәк юнәлешләрне телевизор формалаштыра. Беренче чиратта, бу – чынбарлыкны пассив кабул итү.
Гаҗәеп каршылык килеп туа. Бер яктан хөкүмәт гаиләләрне тергезү, ананы һәм баланы яклау өндәмәләре астындагы проектларны гамәлгә ашыра, икенче яктан телевидение эчкечелек, күңел ачу, бандитлар сугышуын сурәтләүче программалар күрсәтә. Ниндидер олигархның, “йолдыз”ның өйләнүе яисә аерылуы шундук төп яңалыкка әверелә. Никадәр күбрәк “этлек” эшләсәң, шулкадәр ешрак көн героена әйләнәчәксең дигән фикер туа.
Русия империясендә революциягә кадәр гаилә дәүләт, чиркәү, гореф-гадәтләр, закон тарафыннан якланган. Бүген исә һәр икенче никах таркала. Электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары “тырышлыгы” белән җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләре турында гадиләштерелгән күзаллау барлыкка килә. Эчкечелек нәтиҗәсендә эштә алынган җәрәхәтләр, психик, балалар сәламәтлеге тайпылышлары арта. Наркомания тамыр җәя, шул исәптән студентлар һәм мәктәп укучылары арасында да. Шәһәр властьлары, полиция аларны тыю чарасын күрми. Власть үзе законнарны бозгач, халык та алар үрнәгенә иярә.
Бу кире күренешләрнең төп сәбәбе итеп Русия җәмгыяте үсеше тарихы өчен чагыштырмача яңа булган ике факторны атарга кирәк.
Беренчесе – ил җәмгыятенә Көнбатыш, беренче чиратта, АКШ ягыннан колачлы мәгълүмати йогынты ясау. Бу күренеш “мәгълүмати сугыш” дигән атама алды.
Икенче фактор – мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә эшләүче кайбер җитәкчелек органнары һәм зыялыларның Русия мәдәниятенең арытаба язмышына, үсеп килүче буынның әхлаклылыгы һәм рухиятенә карата ваемсызлык күрсәтүе.
Дөресен әйтик, реклама бизнесы телевизор алдында утыручыларның гына түгел, товар җитештерүчеләрнең дә канын эчүче вапмирга әверелде. Безгә реклама белән көрәшергә түгел, экрандагы дорфалык, кешеләр аңына идарә итү белән көрәшергә кирәк. Рекламаның асылы – чынбарлыкны ваклап кабул итүдә. Каналларны даими рәвештә күчереп торырга мәҗбүр булган кеше, игътибарын бер генә нәрсәдә туплый алмый. Мондый кешеләр китапны ахырына кадәр укып бетерә, киноны рекламасыз карый, дөрес әңгәмә кора алмый.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, яхшы эшләүче яшьләр балачакта телевизорны атнасына бер сәгать кенә караган. Кайберләренең телевизоры бөтенләй булмаган. Белгечләр белдерүенчә, атнасына 10 сәгатьтән артык телевизор караган кешенең иҗади мөмкинлекләре дүрттән бергә кими. Мәктәпкәчә яшьтә көненә өч сәгать телевизор караган бала, үскәч социаль активлыгының 90 процентын югалтырга мөмкин. Русия һәм чит ил психологлары балага 4 яшькә кадәр (баланың баш миенең үсешкән чоры) телетапшырулар күрсәтмәскә тәкъдим итә. Яшьләр хәзер китап укымый, аны уку өчен ниндидер көч салырга кирәк, алар өчен моны телевидение эшли.
Агымдагы елда Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләдек. Илдә Бөек Ватан сугышы елларында күпмилләтле совет халкы батырлыгы турында кызыклы тапшырулар, җитди уку-укыту кулланмалары бармы? Алар бик аз. Фашизмны халыкның берләшүе ярдәмендә җиңеп булды.
Германиянең стратегик максаты – Русиянең һәлакәтен, аның милли һәм дәүләт фаҗигасен оештыруда. СССРга һөҗүм итү алдыннан оккупацияләнгән көнчыгыш өлкәләре эшләре буенча министр Розенберг Советлар Союзы “халыкара хокук һәм Европа сәясәте субъекты булудан туктарга һәм чит сәясәт объектына әверелергә тиеш”, – дип белдергән. Сугыштан соң америкалылар СССРны таркату буенча программа булдыра. “Киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә СССРны таркатабыз” лозунгы, үзгәреш флагы астында алар совет җәмгыятен берләштерүче символ һәм идеалларны җимерү буенча программаны гамәлгә ашыра башлый.
Советлар Союзы таркалуга 27 ел. Әмма АКШ җитәкчелегендәге Көнбатыш максатлы рәвештә Русия дәүләтчелеген җимерә. “Элеккене киләчәктән” аерып, алар кешеләр аңында буталчыклык, фронтовиклар буыны белән әлеге яшьләр арасында өзеклек булдырды. “2001-05 елларда Русиядә гражданнарга патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасында Ватан тарихын бозып күрсәтү фактларына каршы тору кирәклеге турында әйтелә. Русия тарихыннан бөек Совет чорын, аның мәгариф, фән, әдәбият өлкәсендәге һәм икътисадтагы казанышларын алып ташлап буламы соң? Совет властен һәм фашизмны җиңүне тәнкыйтьләгән либераллар Русия дәүләтчелеген эчтән җимерә.
Бүген без киңкүләм мәгълүмат чаралары катнашлыгында Көнбатыш белгечләре ярдәмендә төрле ысуллар белән гамәлгә ашырылган кешеләрне ахмакландыру системасын күрәбез. Шуңа да Русиянең дәүләт мәдәниятен саклап калу мәсьәләләренә мөнәсәбәт дәүләт тарафыннан төптән үзгәртелергә тиеш. Мәдәният өлкәсе – җәмгыятьнең әхлаклылыгын, мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итү объектларының берсе. Ул дәүләт сагы астында булырга тиеш.

Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы.