+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Августа 2018, 06:53

Чигүләрдә - ...шигырь

Авыргазы районында гаҗәеп оста бер ханым яши: ул танылган якташларының шигырьләрен тукымага чигеп халыкка таныта. Гөлфия Ханнанова шигъриятне менә шундый юл белән мәңгеләштерә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аның әбисе дә, әнисе дә бик оста чигүче булган. Элегрәк Гөлфия дә алар кебек сөлгеләргә бизәк чиксә, хәзер шигырьләр чигү белән мавыга. Аның шигырьгә мәхәббәте китапханә өлкәсендә эшләвенә бәйле. Ул шул рәвешле язучыларны халыкка танытмакчы.

Авылдашы Рәшит Назаровның иҗаты остакулның коллекциясендә төп урын алып тора. Әле ул якташының йорт-музеен ачу хыялы белән яна. Киләчәктә иҗат эшләреннән күргәзмә дә әзерләячәк.