0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Августа 2018, 21:00

Русия Көнбатыш басымына бирешмәскә тиеш!

Бүген цивилизацияне үстерүнең мөһим юнәлеше – җәмгыятьне берләштерү. Ул, үз чиратында, якын киләчәктә барлык тармакларга – икътисад, сәясәт, фән, мәгариф һәм мәдәнияткә зур йогынты ясаячак. Шул ук вакытта төп үзгәрешләрнең кешелек тарихында моңача булмаган яңа гуманитар революция көтеләчәк икътисад һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы булуы мөмкин.

Добавить в предпочтительные источники Google
Буш: “Кем безнең белән түгел, шул – террорчылар белән”

Глобальләштерү – җәмгыятьнең Көнбатыш моделен тарату һәм дөньяның аның ихтыяҗларына яраклашуы ул. Америкалылар глобальләштерүнең үз вариантын тәкъдим итте. Бу процесс, алар фикеренчә, Американың азатлык идеалына һәм базарны көйләүнең оптималь характерына ышануга нигезләнә.
Тарихка байкау ясау һәрвакыт файдалы, чөнки бу тамырларны яхшырак күрергә, милли үзаңыбызны аңларга, проблемаларны хәл итү юлларын билгеләргә ярдәм итә. Көнбатыш цивилизациясенең “өченче дөнья” халыкларын талап көн күрүе беркемгә дә сер түгел. АКШ, мәсәлән, планета халкының 5 процентына ия булып, аның энергия ресурсларының 40 процентын файдалана. Ресурслар чикле булганлыктан, барлык җирдә дә Көнбатыш цивилизациясе рәвешен булдырып булмый, шуңа күрә табигый байлыклар өчен көрәш көчәячәк кенә. Бу шартларда яхшылыкны – явызлыктан, дусны дошманнан аерырга сәләтле акыл кирәк.
СССР таркалуны АКШ элитасы планетадагы бердәнбер лидер булу мөмкинлеге буларак кабул итте. Ләкин шунысы мәгълүм: кешелек тарихында дөньяны бер полюслы итүгә әлегә беркем дә ирешә алмады.
Советлар Союзы таркалуга 27 ел. Әмма АКШ җитәкчелегендәге Көнбатыш Русиягә каршы максатлы рәвештә мәгълүмати сугыш алып бара. “Элеккене киләчәктән” аерып, алар безнең ил кешеләре аңында буталчыклык, өлкәннәр белән яшьләр арасында буыннар бәйләнешен өзәргә маташа.
ХХ гасырның 90нчы елларында безнең либерал-реформаторлар Русия барган юнәлешнең бердәнбер дөрес юл булын исбатларга тырышты. Әмма соңрак алар моның гарип юл булуын танырга мәҗбүр булды. Алар аны “талаучан”, “коточкыч гаделсез”, “олигарх-бюрократик” дип атады. Бу ХХI гасыр капитализмы түгел, ә Карл Маркс тарафыннан төпле анализланган ХIХ гасыр капитализмы иде.

“Бәлки, безгә Себерне сатып алыргадыр?”

Бүген Көнбатышка Русиядә нинди власть булуы кулайрак? Беренче чиратта, “цивилизацияле” илләр чәчәк атсын өчен чимал һәм арзан эшче көчләр бирүче Русия, элекке союздаш республикалар өстеннән контрольлек итүгә комачауламаучы власть. Икенчедән, эчке сәясәттә дәүләтчелекнең юкка чыгуына, икътисадның таркалуына һәм үсешкән капиталистик илләрнең чимал территориясе барлыкка килүенә китерүче власть. Өченчедән, Русия территориясен Япония өчен – Курил утраулары, АКШ өчен Себер белән бүлешергә әзер булган власть. Дүртенчедән, үз илендә патриотик хәрәкәтләрне бастырырга сәләтле һәм бу максатларны гамәлгә ашыру өчен үз территориясенә БМО гаскәрләрен кертергә әзер власть. Һәм, ниһаять, илебез халкына хас булган бердәмлек төшенчәсен югалткан, зиһене томаланган, кешеләр аңын бутаучы төрле секта һәм конфессияләр хәрәкәтләренә комачауламаучы власть.
Америкалылар электән үк Себерне яулап алу нияте белән яши. АКШ сәясәтчесе Збигнев Бжезинский Русияне “артык ил” дип атаган иде. Американың элекке президенты Буш та шушы ук сүзләрне кабатлады. Кемдер Русияне Европа һәм дөнья сәясәтеннән алып ташларга, аны “артык” итәргә хыяллана. Менә ни өчен илебез халкы бердәм булырга, моңа юл куймаска тиеш.
Бүген ил территориясе, аның чикләрен анык билгеләү, биредә яшәүче халык (аның әхлакый, психик, физик сәламәтлеге) – хәвефсезлекнең иң мөһим өлеше. Үз вакытында Ломоносовның Себерне югары бәяләве, Төньяк диңгез юлы булдыру кирәклегенә басым ясавы хәзер аңлашыла. 90нчы еллар урталарында Дөнья сәясәте институтының (АКШ) әйдәүче консультанты Уолтер Рассел Мид “Бәлки, безгә Себерне сатып алыргадыр... Өч триллион долларга” дигән исем астында берничә мәкалә бастырды. Алар Америкада сенсациягә әверелде. Америка аналитигының планы Ерак Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себернең күпчелек өлешен сатып алуны күзаллый. Биредә дөньядагы иң күп агач запасы, хайваннар дөньясы төрлелеге тупланган, Владивосток диңгез порты урнашкан. Көньяк Себердәге һава шартлары авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре өчен дә яхшы. АКШ “Америка Себеренә” ХIХ гасырда Кыргый Көнбатышны үзләштергәндә файдаланылган ысул буенча идарә итәчәк. Яңа җирләр, бәлки, җиде штатка бүленер. Анда даими яшәүчеләр АКШның тулы хокуклы гражданнары булачак. Болар барысы да 20 ел дәвамында түләп бетереләчәк, өч триллион долларга төшәчәк... “АКШның мондый мөмкинлеге бармы? – дип сорый Мид. – Әйе, бар. Бу кешелек тарихында иң зур килешү булачак.”
Әлегә бу план шәхси башлангыч булып кына кала. Әмма, әлегә... Ләкин шунысы мәгълүм: Себерне Русиядән аерып алу илебезгә держава буларак бетү белән яный.

Ил халкын саклау зарур

СССР таркалу белән Русия дөньяда аның абруе кимегән чорга керде. Тотрыклы үсешүче Русия теоретик яктан Европа илләреннән көчлерәк булырга мөмкин, әмма берләшкән Европадан көчлерәк була алмый. Ә Көнчыгышта дөнья икътисады үсешенең лидеры булып торучы гигант дәүләт – Кытай куәтле булып үсешә. Күпчелек аналитиклар фикеренчә, эчке тулаем продукт буенча Кытай АКШны узып китәчәк. Бүген Кытай – космик, атом-төш, җиһан ракетасы дәүләте.
Әгәр дә без Себерне саклап калырга телибез икән, безгә Ломоносовның “озайлы дәүләт сәясәтендә” мөһим эш – Русия халкын саклап калу һәм аны үстерү” дигән сүзләрен истән чыгармаска кирәк. Әйткәндәй, аның идеясен, 130 ел үткәч, икенче бөек урыс галиме Дмитрий Менделеев җәелдерә. Аның исәпләвенчә, Русиягә территорияләрен саклап калу һәм үзләштерү өчен аның халкы 500 миллион кеше тәшкил итәргә тиеш. Бүген без 145 миллион. Һәр сәгать саен ил халкы 109 кешегә кими. Демография өлкәсе белгечләре фаразлавынча, 2050 елда Русиядә 115 миллион кеше яшәячәк. Аның күпчелек өлешен өлкән яшьтәге хатын-кызлар тәшкил итәчәк.
Русия дөнья картасыннан юкка чыкмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Ил һәм җәмгыять эшчәнлегенең барлык якларына да үтеп керергә бурычлы өстенлекле идея, Ломоносов фикеренчә, “Русия халкын саклап калу”.
Американың икейөзле стандартлар сәясәте безнең илне канәгатьләндерми. АКШ башлангычы белән Ракетага каршы оборона турында килешү таркалды, Европада гына түгел, Русия чикләренең төньяк һәм көнчыгышында да әлеге система тотрыксыз дияргә мөмкин. Америкалылар галәмгә корал чыгаруга юнәлеш алган программаларны финанслый. Атап үтелгән хәвефләрнең АКШ, Көнбатыш илләре тарафыннан Русия җәмгыятенә тәэсир итүе яңа, индустриаль цивилизация бусагасында торган дөнья берлекләре көрчек кичергән вакытта аеруча куркыныч. Шуңа күрә, нәкъ бүген әлеге хәвефләргә каршы тору һәм Ватанның арытабангы язмышына битараф булмаган җәмгыятьнең сәламәт көчләрен, Русия патриотларын берләштерү мөһим. Шул ук вакытта, беренче чиратта, җәмгыять аңын үзгәртергә, илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен Русия рухияте һәм патриотизмы төшенчәләре әһәмиятен законлы рәвештә ныгытырга кирәк.
Ил Президенты Владимир Путинның хәлиткеч гамәлләре нәтиҗәсендә, Русия үзенең конституцион корылышын саклап калды, территориаль бөтенлеген тергезде, социаль-сәяси системасын ныгытты һәм икътисадның тиешле үсеш темпын туплады. Бүген Хөкүмәт Русия икътисады тотрыклылыгы өчен эшли, нефть продуктлары, газ, энергетика комплексы базарларында бәяләр төшеп китү очрагына ныклылык запасын арттыра.
Русия Президенты патриотик тәрбия бирүгә, рухият, мәдәният һәм мәгариф проблемаларына зур игътибар бүлә. Ул нәкъ милли мәдәниятнең илебезнең тормышка сәләтлелеген билгеләүче мөһим тарихи терәк булуын билгели. Нәкъ шуның өчен Русия мәдәнияте дәүләт хәвефсезлегенең мөһим объектларының берсе сыйфатында каралырга тиеш.
Дөньяда төрле һәм тигез хокуклы цивилизацияләрнең күп булуын, Көнбатыш цивилизациянең аларның бары тик берсе булуын тану – цивилизацияле бердәнбер алым. Дөньяның киләчәге бертөрлелектә түгел, ә күптөрлелекнең бердәмлегендә. Цивилизацияара мөнәсәбәтләр югары һәм түбәнгә аерып түгел, ә һәр милләт үзенең кабатланмас ролен башкарган тормыш чагылышы таләбе буенча корылырга тиеш. Барлык цивилизацияләрнең тигезлеген танып кына XXI гасырда аларның тыныч үсешен тәэмин итәргә мөмкин.

Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты.