1919 елның гыйнварында Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче хөкүмәте — Башкорт хәрби революция комитеты (“Башвоенревком”) оештырыла. Аның бер утырышында социаль тәэминат бүлеген эчке эшләр наркоматы каршында оештыру турында карар кабул ителә. Бүлек мөдире итеп башкорт милли хәрәкәте активистларының берсе, дәүләт эшлеклесе Илдархан Мутин тәгаенләнә. Шушы елда Башкортстан Хөкүмәте Совет Русиясе белән килешү төзегәннән соң, Илдархан Мутин республика “Башревкомы”ның эчке эшләр һәм социаль тәэминат халык комиссары булып эшли башлый.
1919 елның 20 мартында Мәскәүдә Үзәк Совет власте белән Башкортстанның Совет автономиясен төзү турында Килешүгә кул куела һәм аның территориясе 13 кантонга бүленә. Һәр кантонда “Военревком”нар оештырыла һәм һәрберсендә социаль тәэминат бүлекләре ачыла.
Социаль тәэминат наркоматы һәм кантон бүлекләре картлык, инвалидлык буенча, озак еллар эшләү, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия, вакытлыча эшкә сәләтлелелекне югалту, йөклелек һәм бала тудыру буенча, аз тәэмин ителгән гаиләләр, күпбалалы һәм ялгыз аналар балаларына пособие түли. 1919-21 елларда БАССР “Наркомтрудсобес”ы дәүләт акчасы исәбенә эшкә сәләтсез гражданнарның тулы социаль тәэминат мәсьәләләрен хәл итә.
1927 елда Социаль тәэминат наркомы бетерелә һәм аның бурычлары “Башнаркомтруд”ка йөкләтелә.
Тәүге бишьеллык чорында, 1930 елда, Уфада протез заводы төзелеше проектлана. “Башнаркомтруд” системасына шулай ук инвалидлар кооперацияләре — артельләр керә. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда социаль тәэминат бүлекләре сугыш инвалидларына һәм һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә аерым игътибар бүлә.
1946 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Наркоматлар Министрлыкларга үзгәртелә. Шул рәвешле БАССР Социаль тәэминат министрлыгы оештырыла. Аңа Яңавыл кешесе, сугыш ветераны Гали Исәнбәков җитәкчелек итә. 1952-61 елларда министр вазыйфасы Ефрем Барановка йөкләтелә.
Ә 1961 елдан алып 18 ел буена министрлыкны Рабига Хәбибуллина җитәкли. Ул Әлшәй районында туган. Ике тапкыр СССР Югары Советы депутаты итеп сайланган. Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрак, ике “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнгән. Бер орденны аңа Климент Ворошилов үзе тапшыра.
Башкорт АССРы Социаль тәэминат министрлыгының төп бурычлары: карт һәм эшкә сәләтсез гражданнарның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү максатында социаль тәэминат эшен үстерү, вакытында һәм дөрес итеп пенсия һәм пособиеләр тәгаенләү һәм түләү, шулай ук республиканың колхозчыларны социаль тәэмин итү Советы эшчәнлеген контрольдә тоту; инвалидларны һәм пенсионерларны, шулай ук хәрби хезмәткәрләр гаиләләре әгъзаларын эшкә урнаштыру һәм укыту, матди-көнкүреш хезмәтләндерү эшен оештыру һәм башкалар.
Социаль тәэминат учреждениеләре челтәрен үстерү һәм аларның матди базасын ныгыту, гражданнарны социаль тәэминат учреждениеләренә урнаштыру һәм аларны хезмәтләндерүне оештыру, сукырлар һәм чукраклар җәмгыятьләре эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә була.
Рабига Хәбибуллина инвалидлар, картлар өчен интернат-йортлар төзүгә дә зур игътибар бирә. Эшне оптимальләштерү, пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытында түләүне тәэмин итү максатында 1975 елда пенсияләр һәм пособиеләр исәпләү һәм түләү үзәге оештырыла.
Шикаятьләр, җимерелгән язмышлар күп булган, ярдәм шул мизгелдә таләп ителгән, ә аны күрсәтү мөмкинлеге һәрвакытта да булмаган авыр участок — социаль тәэминатка хатын-кыз җитәкчеләр ешрак тәгаенләнә. 1979 елда аны белеме буенча табиб Рәйсә Мәһәдиева җитәкли. Изге күңелле, ачык йөзле, хәстәрлекле Рәйсә Мөлек кызы, ветераннарга, инвалидларга, әфганчылар, чернобыльчеләргә тоемлы ярдәм күрсәтү максатында, министрлыкта кабул итүләр үткәрә. Барысын да дикъкать белән тыңлый, тиешле ярдәмне күрсәтә, күңелләрен күтәрергә, яхшы киңәшләрен бирергә онытмый.
Бу җәһәттән аның бер генә хезмәт җимешен атап китү дә җитә: 1991 елда Социаль тәэминат министрлыгы структурасында Туймазыдагы инвалидлар өчен һөнәрчелек училищесында, Чиләбе юридик техникумы филиалы буларак, Туймазы юридик техникумы ачыла. Ул халыкны социаль яклау органнары, төрле оешмаларның юридик һәм кадрлар хезмәте өчен белгечләр әзерли. 1992 елда юридик техникум үзаллы уку йорты статусын алды, ул республикада урта звено юридик кадрларны әзерләүче бердәнбер учреждение.
Рәйсә Мәһәдиева җитәкчелегендә республика пенсия хезмәте көйле эшли, медицина-социаль экспертиза хезмәтендә сизелерлек үзгәрешләр була, стационар учреждениеләр челтәре арытаба үсешә. Министрлык эшендә иң катлаулысы – психик авыру кешеләргә, ялгыз картларга һәм инвалидларга интернатларда лаеклы тормыш тәэмин итү. Интернатларның барысы да диярлек шәһәр һәм район үзәкләрендәге торак йортлардан читтә урнашкан була. Нигездә, болар — мичкә ягып җылытылган, канализациясе булмаган агач йортлар. Ун ел эчендә министрлык республика Хөкүмәте һәм предприятиеләр ярдәме белән аларның матди базасын яхшырта һәм яңаларын төзи. Әйтик, Учалыда — психоневрология интернаты, Ишембай, Салават, Уфа шәһәрләрендә типовой интернатлар төзелә.
1993 елда республиканың Социаль тәэминат министрлыгы Халыкны социаль яклау министрлыгы итеп үзгәртелде. Аны Илмера Гафарова җитәкләде. 1998 елда ведомство — Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгына, ике елдан Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына әйләнде. Бу елларда ул караучысыз калган балалар проблемасы белән дә шөгыльләнә. Сукбайлыкта йөргән һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ сабыйлар өчен махсуслаштырылган учреждениеләр, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре ачыла.
Әле халыкка иң якын булган ведомство Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы дип атала. 2010 елдан аны Ленара Иванова җитәкли һәм безнең министрлык эшчәнлекнең бик күп күрсәткечләре буенча илдә алдынгылар сафында бара.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.