+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Августа 2018, 21:00

Сайлаулар гадел үтсен

Башкортстанда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары операторларын укыту дәвам итә. Бу җиһазны уңышлы куллану өчен участок комиссияләре әгъзалары булып торган 1600 оператор әзерләү мөһим. Укулар 4 августтан башланды, аны тәмамлагач, операторлар таныклык алачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы сканеры булган электрон тартмадан гыйбарәт. Сканер кабул итмәгән бюллетеньнең кайсы сайлау участогына каравын билгели, башка участок документын ул “танымый” һәм кире кайтара. Комплекс хакерлар һөҗүменнән сакланган, аннан Интернетка чыгу юлы юк. Сайлаулар тәмамлангач, барлык тавышларны да исәпли һәм протоколны бастырып чыгара.
Әлеге комплекслар белән 811 участок җиһазландырылачак. Бу сайлау участокларының гомум санының 24 процентын тәшкил итә. Республика – әлеге комплекслар белән җиһазландырылу күрсәткече буенча илдә өченче урында. Уфада сайлау участоклары комплекслар белән – 94 процентка, шәһәрләрдә 73 процентка тәэмин ителгән.
Республикада булган комплекслар 219 участокны җиһазландыру өчен җитә. Башкалары 20 августтан соң Удмуртия Республикасыннан, Чиләбе, Ырынбур, Курган өлкәләреннән һәм Пермь краеннан китереләчәк.