+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Августа 2018, 07:26

Корбан бәйрәме белән!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкын Корбан бәйрәме белән котлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Котлауда, аерым алганда, болай диелә:

“Башкортстан мөселманнарын изге Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Бу бәйрәм изге урыннарга гыйбадәт кылуның тәмамлануын белдерә, мөселман дөньясының бай тарихын һәм мәдәниятен чагылдыручы әхлакый кыйммәтләрне сынландыра. Шушы көннәрдә дин тотучыларның һәркайсы үзенең уйларын һәм хисләрен мәрхәмәткә һәм гаделлеккә, якын кеше турында хәстәрлек күрүгә юнәлтә.

Республика мөселманнары хәйрия эшчәнлегендә катнаша, гаилә нигезләрен саклый, балаларда хезмәткә сөю һәм өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияли. Бүген Башкортстанда яңа мәчетләр төзелә, дини белем бирү системасы үсешә, конфессияара дуслык ныгый.

Корбан бәйрәме республикабызда рухи күтәренкелек һәм ихлас аралашу мохитендә үтә. Кешеләр бер-берсен аш-су белән сыйлый, туганнарына, дусларына һәм якыннарына кунакка йөрәшә. Шундый матур традицияләрнең барлык буын вәкилләрен берләштерүе аеруча куандыра.

Бу изге бәйрәм көнендә сезгә, кадерле дуслар, чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, йортларыгызга ямь һәм җылылык телим!”