Әнисе авырып китеп, даруханәләрдә сатылмаган "Нимотоп" препараты кирәк булгач, Ваня, үз куллары белән шул хакта кәгазьгә язып, күрше-тирә подъездларның игълан такталарына элеп чыга.
Өенә кайтып җитүгә: "Әниеңә без ярдәм итә алабыз. Кирәкле препаратны китереп үк бирәбез" , - дигән беренче шалтырату килә һәм шуннан башлана инде.
Яшүсмер Ваняның йөрәк авазын хәтта чит илдә яшәүчеләр дә ишетә һәм ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белдерә. Әгәр бик нык теләсәң, теләкләр кабул була, диләр. Ваня очрагында да нәкъ шулай килеп чыга.
Ваня үзе дә җавапсыз калмый. Үз куллары белән рәхмәт сүзләре язып, игълан такталарына элеп чыга. Иң мөһиме - шушы гамәле белән ул әнисен коткара! Маладис, Ваня! Киләчәктә дә шундый кыю, зиһенле, уйлап эш итүче егет булып кал! Уңышлар сиңа!