+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Августа 2018, 07:18

Башкаеңны кая куярга белмәсәң...

Авыргазыда авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннар һәм аналар өчен кризис үзәге ачылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Авыргазы районының Толбазы авылында кризис үзәге ачылу турында район гәзите хәбәр итә.

Әлеге үзәк - Салават, Уфа һәм Түбән Новгород епархияләренең уртак хәйрия проекты. Аны оештыручы Динис Мигаль — җинаятьчеләр кулыннан һәлак булган Ярослава Мигальнең улы. Кризис үзәге аның якты истәлегенә багышланган.

Якты һәм иркен йортта әниләр һәм балалар өчен барлык яшәү шартлары тудырылган. Хәтта мунча, яшелчә-җимеш бакчасы да бар. Үзәк берьюлы дүрт гаиләне сыендыра ала. Биредә инде балалары белән ике хатын яши.

Кризис үзәге - өйдәге басым һәм аңлашылмаучанлыктан кая барырга белмәгән хатын-кызлар өчен. Монда төрле милләт кешеләре килә ала. Оештыручылар билгеләвенчә, алар белән педагоглар, психологлар эшләячәк, медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк.