Бәйрәмдә Этәй һәм Теләпән авылларыннан 5 команда катнашты. Өлкән буын вәкилләренең —“Яшьлегем чәчәкләре”, Этәй фельдшерлык-акушерлык пунктының һәм урындагы почта бүлекчәсе хезмәткәрләренең — “Мәтрүшкәләр”, Этәй балалар бакчасы коллективының — “Солнышко”, Этәй урта мәктәбенең — “Ромашкалар” һәм Теләпән авылы чәчәк үстерүчеләренең “Ак чәчәкләр” командалары үзара көч сынашты. Алар төрле биремнәрне генә үтәп калмады, чәчәкләр турында шигырьләр дә сөйләде, җырлар да, биюләр дә башкарды.
Этәй авылы мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Сәрия Сәрвәрова оештырган чара һәркемнең күңеленә хуш килде, Этәй һәм Теләпән авылларында чәчәк үстерергә яратучы хуҗабикәләрнең бихисап икәнлеген күрсәтте.
—Чәчәкләр яратучы кешенең күңеле матур була. Күңелләребез шушы матур чәчәкләрдәй саф булсын, ил- көннәр тыныч торсын, киләчәктә дә шушындый матур бәйрәмнәрдә очрашырга насыйп булсын, — диде Этәй авылы биләмәсе башлыгы Айрат Баһаув һәм “Чәчәкләр бәйрәме”ндә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.