Республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты елның алты аенда сабыйларга кушылган үзенчәлекле исемнәрнең исемлеген төзеде.
Ел башыннан яңа туган сабыйларга кушылган исемнәргә күз салыйк. Малайларга - Кемаль, Эльверт, Воислав, Нисо, Нил, Марек, ә кызларга Имани, Района, Жанетта, Арья, Захра, Кассиопия кебек колакка ят исемнәр кушучылар булган.
Ата-аналар арасында сабыйларын парлы исемнәр белән бүләкләүчеләр дә аз түгел икән. Әйтик, Александра-Эмилия, Александра-Амалия, Али-Жан, Руслан-Амаль, Мөхәммәт-Язид, Марк-Ямач, Эрнест-Текин, Абдел-Кәрим - шундыйлардан.
Иң популяр исемнәргә килгәндә, малайларга - Әмир, Эмиль, Артур, Арслан, Артём, Тимур, Кирилл, Роман, Александр, Даниил, Никита, ә кызларга Полина, Дарья, Карина, Әминә, Самира, Диана, Алисә, София, Елизавета, Мария исемнәре еш кушылган.