+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Августа 2018, 06:33

СПИДлы түгелме?!

Уфаның "Башкортостан" сәүдә үзәгендә яшь кызларга шприц энәсе кадаган егет йөргән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аларның берсе полиция участогына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта хәбәр белән социаль челтәрләр тулган.

Әлбәттә, ул олы курку тудырган. Ә шприцта СПИД вируслы кан булса?!

Мондый хәбәрләр моңа кадәр дә йөрде, кинотеатрларда утыргычка кадап куелган энәләр турында күпләр куркып сөйләде.

Без моңа ачыклык кертергә булдык. Республиканың СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәгеннән хәбәр итүләренчә, үлемечле авыруны шприцка салып таратып йөреп булмый, әмма, икеләнеп калганчы, канны тикшертү начар булмас.