-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Августа 2018, 08:18

Балалар... суыткычта үлгән!

Красноярскида, суыткыч эчендә бикләнеп калып, балалар үлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
27 августта Красноярскида яшәүче өч һәм дүрт яшьлек ике бала качышлы уйнаган.
Балалар шәхси йорт ишегалдында торган иске “Мир” суыткычына кереп качкан. Ишек бик тыгыз ябылган. Суыткычның йозагы эчке яктан ачылмаслык итеп ясалган булган. Шулай итеп, балалар эчтә бикләнеп калган, ишекне эчке яктан ача алмаган.

Йорт хуҗасы баласын һәм аларга кунакка килгән туганының баласын кичке сигезләр тирәсендә эзли башлаган. Шул ук вакытта диярлек полициягә дә мөрәҗәгать иткән.
Урынга килгән участковый суыткычка игътибар иткән. Шунда ул ике бала мәетен тапкан. Балалар анда тончыгып үлгән.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.