+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Августа 2018, 21:00

“Тармакны җанландыру өчен яңача караш таләп ителә”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төзелеш өлкәсендә җитди бурычлар куйды.Башкортстан Хөкүмәте утырышында билгеләнүенчә, елның беренче яртысында республика төзелеш тармагының күрсәткечләре 22 процентка кимегән. Торак төзелешендә бу кимү 15 процент тәшкил итә. Дөрес, ил күләмендә дә тармакта артка тәгәрәү күзәтелә. Моны икътисади өзеклек белән аңлаталар. Башкортстанда алты айда 870 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырыл­ган. Шушы күләмнең 80 проценты шәхси төзелешкә туры килә, республикада биш меңләп кеше яңа йорт салган. Төзелеш оешмалары, яки юридик берәмлекләр исә ел башыннан нибары 120 мең квадрат метр торак төзегән, бу сан узган елдагыдан 31,2 процентка ким.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гомумән, ел дәвамында 2,4 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырылган иде (чагыштыру өчен: 2016 елда республикада, 34 мең фатир файдалануга тапшырылып, барлыгы 2698,5 мең квадрат метр торак төзелде). Әлбәттә, мондый темплар белән куелган максатка ирешеп булмаячак.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов әйтү­енчә, төзелештә бәяләрне киметү, сыйфатны яхшырту чараларын күрергә, шәхси торак төзелешенә ярдәм итү өчен инфраструктураны җитезрәк сафка кертергә кирәк.
Әлеге вакытта торак базарында бәяләр кыйммәт, халыкның төзе­лешкә тотынырга яисә йорт, фатир алырга акчасы җитми. Ипотека процентларын тагын да (7,9 процентка кадәр) төшерү буенча эш алып баралар. Башкортстанда, мәсәлән, гамәлдәге бәяләргә (социаль ипотека, банкларның ипотека продуктларын файдаланып) 26 процент гаиләләр генә стандарт фатир сатып алу мөмкинлегенә ия. Башкаларның исә керемнәре аз, аларның акчасы ипотека түләрлек түгел. Димәк, фатир сатып алу өчен, процент ставкалары кимү белән бергә, халыкның акчалата кереме артырга тиеш.
Төзелеш тармагында эшләрне җанландыру өчен әйләнештәге акчаның мул булуы шарт. Бу уңайдан илдәге хәл мактанырлык түгел. Төзелеш, шул исәптән торак төзелеше — икътисадны җан­ландыручы тармак. Төзелеш­тәге бер эш урыны, мәсәлән, башка тармакларда 8-9 кешене эш белән (транспорт, төзелеш материаллары, энергетика предприятиелә­рендә һ.б.) тәэмин итә. Әгәр төзелеш икътисади өзеклеккә дучар була икән, башкалар да, аңа ияреп, шундый хәлгә төшә. Ипотеканың процент ставкаларын киметү проблемасының югары дәрәҗәдә даими күтәрелүе шушының белән дә бәйле. Монда шунысын да ассызыклау мөһим: төзелеш тармагы, башлыча, кредитлар исәбенә эшли. Банклардан акча җәлеп иткәндә ставкалар никадәр түбәнрәк булса, төзелеш оешмалары өчен шул­кадәр яхшырак. Әмма банклар кредитларны түбән ставкалар белән озак вакытка бирми, чөнки иртәгәсе көн тотрыклы булыр дигән ышаныч юк.
Русия банкларының күпчелеге санкцияләр аркасында чит илләрдән валюта кредиты ала алмый. Ә андый кредитларны алган вакытта банклар җитештерү тармакларын иркенрәк, түбән процентлы кредитлар белән тәэмин итә ала иде. Бүген банкларның ипотека ставкаларын киметүе тармакның күпмедер җанлануына китерәчәк, әлбәттә. Фатир сатып алучы­ларның, йорт тергезү­челәрнең күбесе кредит ала. Шунысы да бар: фатир саткан төзелеш оешмалары мәгълүмат­ларыннан күренгәнчә, төзелешкә җәлеп ителгән акчаның 10-15 проценты гына ипотекага туры килә. Димәк, ипотеканың процент ставкасын киметеп кенә бөтен төзелеш тармагын җайга салып булмый, эшне алып бару өчен, алда билгеләнгәнчә, төзүчеләрнең үзлә­ренең банклардан түбән ставкалы кредит алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Статистика мәгълүматларын­нан күренүенчә, елның беренче яртысында фатир алучыларга ил буенча барлыгы 800 миллиард сумлык 500 меңгә якын ипотека кредиты бирелгән. Ел ахырына гомум сумманы 1,5 триллион сумга җиткерү планлаштырыла. Әмма бу да кризиска кадәргедән, яки 2014 ел күрсәткеченнән, түбән. Ул елны күләм 1,76 триллион сум тәшкил иткән.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.