+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Августа 2018, 21:00

Булачак депутатлардан нәрсәләр көтәбез?

9 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлнара СӘХИБГӘРӘЕВА, китапханәче.
Чакмагыш районы,
Тозлыкуш авылы:

— 6 августта гаи­ләбезгә көтелмәгән бәла килде: көчле җил түбәбезне йолкып ыргытты. Бу вакытта барыбыз да өйдә идек. Җил тынуга, урамга чыксак, шаккаттык: түбә юк, профнастил кисәкләре урамның икенче ягында йомарланып ята, бәбкәлекләр җиргә кадалган. Безнең генә түгел, каршы як күршеләрнең дә түбәсе юк. Тамакка тыгылган төерне йотып җибәреп, шул ук көнне район үзәгенә кредит алырга бардык һәм икенче көнгә инде түбәне яптыра да башладык.
Ике минутлык җил-яңгыр безнең гаиләгә 500 мең сумлык зыян салды. Авылдашлар, күршеләр, хезмәт­тәшләр, район хакимияте дә ярдәменнән ташламады. Кем ничек булдыра ала, шулай өлеш чыгарды. Аллаһка шөкер, бүген инде түбәбез ябылды, күңелдәге яралар да әкренләп уңала башлады.
Чакмагыш районыннан 6нчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайланган депутатлар безнең гаиләләргә килгән бәлагә битараф калмаслар, ярдәм итү чарасы табарлар, дигән теләгем бар.



Дамира СӘЕТОВА, популяр җырчы,
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры артисткасы:

— Мин үзем Илеш районы Торачы авылыннан. Авылга атна саен диярлек гаиләм белән кайтып йөрибез. Бәләкәй генә авылыбызның елдан-ел матурлана, төзекләнә баруына сөенәбез. Аллаһка шөкер, авылыбызның бүгенге хәл-торышы зарланырлык түгел: юл да әйбәт, күпер дә өр-яңа, эчәр су белән дә өзеклек юк. Безнең районнан сайланасы депутатларга наказым шул: авыл кешеләренең гозерләренә күбрәк колак салсыннар һәм сайлаулар алдыннан биргән вәгъ­дәләренең барысын да төгәл үтәсеннәр иде.


Анатолий РОМАНОВ,
Илеш районының ветераннар советы рәисе:

— Быелгы сайлауларга халык зур өметләр баглый. Депутатлар җәм­гыять тормышын билге­ләүче законнар чыгара, шуңа да аларга тормышны белү, яшәештә тәҗрибәле булу зарур.
Сайлаучылар белән очрашулар вакытында алардан матди ярдәм генә көтәләр, дип әйтү дөрес булмас. Әлбәттә, бу яктан да ул халыкка ярдәм итәргә бурычлы, шулай да депутатлар халыкка законнарны аңлатып бирсен, аларны белмәгәнлектән килеп чыккан хәлләрне алдан кисәтсеннәр иде.
Ничек кенә булмасын, депутат һәр мөрәҗәгатькә җавап бирергә бурычлы. Әлегә бу һәрвакытта да тормышка аша, дип әйтеп булмый.


Венера МӘҖИТОВА,
Резида ВӘЛИТОВА.