+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Августа 2018, 06:54

Сабир Шәрипов вафат

Тирән фикерле язучы һәм оста журналист иде ул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сабир Нәгыйм улы Шәрипов 1948 елның 20 мартында Башкорт АССРы Белорет районының Бакый авылында урман хуҗалыгы эшчесе гаиләсендә туган.

Үз авылында сигезьеллыҡ мәктәпәне тамамлаганнан соң, 1963-67 елларда Белорет педагогия училищесында укый. «Башлангыч сыйныф укытучысы» дипломы алып, 1967 елда үзаллы хезмәт эшчәнлеген туган авылы мәктәбендә башлый. 1969 елда Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының башкорт-урыс бүлегенә укырга керә.

1974 елда БДУны тамамлагач, «Совет Башкортостаны» гәзите редакциясенә тәрҗемәче итеп эшкә чакырыла. 1977 елда, запастагы офицер буларак, Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә чакырыла һәм 1979 елга кадәр сәяси бүлек хезмәткәре вазыйфасында «Байкал—Амур» магистрале төзелешенә җәлеп ителгән хәрби частьтә хезмәт итә.

Запаска кайтканнан соң, «Совет Башкортостаны» гәзитендә эшен дәвам итә: басманың әдәбият, сәнгать һәм мәдәният бүлеге мөдире була. Соңыннан берничә ел «Агыйдел» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1989-90 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге карамагындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, 2003 елга кадәр «Китап» нәшриятында нәфис һәм балалар әдәбияты редакциясе мөдире була. Соңыннан «Агыйдел» журналында әдәби мөхәррир һәм проза бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара.
Ул СССРның Язучылар, Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.