+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Сентября 2018, 07:47

Нәрсә бу: юләрлекме, кешедән көлүме?

Популяр Уфа блогеры һәм рэперы Алишер Моргенштерн социаль челтәргә 100 мең сум акчаны яндырып торган фотосын элгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шунда ук ул соңгы концертларында 500 мең сум акча эшләве турында әйтә. Аның 400 меңен ул хәйриягә, командасына, әнисенә һәм үзенә тигез бүлә. Ә бишенче өлешен яндырырга карар итә.

“Мин артист бит, сездә ниндидер хис-тойгылар уятырга тиеш”, — дигән ул.

Комментарийларда хис-тойгылар, чыннан да, күп. Ләкин, нигездә, кире, күпләр Алишерның бу кылыгын юләрлеккә тиңли.