Республиканың төрле шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр күпканаллы “туры элемтә” телефонына (8-800-347-54-54) шалтыратып, мөһим сәяси кампаниягә бәйле үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле, анык җаваплар алды.
Мөрәҗәгатьләр pressa@cikrb.ru электрон почтасында да кабул ителде. Аларга җаваплар вакытлы матбугат басмаларында һәм Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак.
? Бер сәгать дәвамында барган “туры элемтә”гә Уфа һәм Күмертау шәһәрләреннән, Бөре, Дүртөйле, Чишмә, Туймазы һәм Кырмыскалы районнарыннан егермегә якын сайлаучыдан сорау килде: үз сайлау участогыңны ничек табарга, өйдә һәм дәваханәдә ничек тавыш бирергә, сайлау исемлегендә фамилияң булмаса нишләргә, исемлеккә кертелмәгәнлегеңне ничек белергә, тавыш бирү кабинасына ничә кеше бергә керә ала һәм башкалар.
? Мәсәлән, Күмертау шәһәреннән Марина Г. “Без күптән түгел яшәү урынын алмаштырдык. Мин үземнең сайлау участогы кайда икәнлеген белмим. Миңа аны ничек табарга?” дип сорады. “Мин сезгә республика Үзәк сайлау комиссиясенең “Үз участогыңны тап” дигән эзләү системасыннан карарга тәкъдим итәм. Сез үзегез яшәгән адрес – шәһәр яисә район, торак пункты, урам һәм йорт саны буенча үзегезнең сайлау участогын таба аласыз”, — дип җавап бирде аңа Хәйдәр Арслан улы.
? “Туры элемтә”гә Уфа шәһәреннән Иван С. “Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын куллануның сәбәпләре нәрсәдә?” дигән сорау бирде. Хәйдәр Вәлиевның аңа җавабы түбәндәгечә булды: “9 сентябрьдә үтәчәк алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауда 811 участокта “КОИБ” (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы) кулланылачак. Сайлау кампаниясендә мондый заманча җиһазларны файдалану буенча, Мәскәү өлкәсе һәм шәһәреннән кала, Башкортстан Русия төбәкләре арасында өченче урында. КОИБлар участок сайлау комиссиясе әгъзаларының эшен һәм сайлауга нәтиҗә чыгаруны җиңеләйтә. Тавышларны исәпләгәндә кеше факторына юл куелмый, хаталар булмый”.
? Туймазы районыннан Рәйлә К.ны авылда сайлау участогы булмау борчуга сала. Русия Президентын сайлауларда тавыш бирү урынына барыр өчен автобус табу проблемасы килеп туган. “9 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда автобус бүленер микән?” дип сорады ул. “Без урындагы үзидарә органнарына мондый сайлаучылар өчен өстәмә җәмәгать транспорты рейсларын арттыруны сорап мөрәҗәгать иттек. Пассажирлар ташу бөтенләй оештырылмаган очракта, урындагы үзидарә органнары тавыш бирү участокларына сайлаучыларны алып бару һәм кайтарып кую буенча өстәмә чара күрә ала”, дип җавап бирде Хәйдәр Арслан улы.
? Уфадан Светлана К. сайлауларда күзәтүче буларак катнашырга тели. Хәйдәр Вәлиев аңа түбәндәгечә җавап бирде: “Күзәтүчене теркәлгән кандидат яисә кандидатлар исемлеге теркәлгән сайлау берләшмәсе тәгаенли ала. Шуңа игътибарыгызны юнәлтәсем килә: күзәтүче сайлау законнарын, сайлау процедурасын һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен чыгаруны яхшы белергә тиеш. Боларны белмичә, күзәтүче миссиясен үтәү мөмкин түгел. Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында күзәтүчеләр өчен методик материаллар урнаштырылган махсус бүлек бар. Кайбер сәяси партияләр күзәтүчеләр өчен кыска сроклы курслар оештыра”.
Чарада республика киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты, Хәйдәр Вәлиев журналистларның сорауларына җавап бирде.
“Туры элемтә”дә, шулай ук, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов һәм комиссия секретаре Марина Долматова катнаштылар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.